Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ашлык сыйфатлы булсын

Илебез халкының Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе авыл хуҗалыгы эшчәннәренә дә зур җаваплылык өсти.

Язгы кыр эшләре башлануга да күп калмады. Ә алда әле шактый зур, мәшәкатьле эшләр тора. Хуҗалыкларда чәчүлек орлыкның сакланышын тагын бер кат карап тикшерергә, анализларга кирәк. Белгечләр сүзе белән әйткәндә аңа фитоэкспертиза үткәрелә. Бу исә лаборатория шартларында чәчүлек орлыкның сыйфатын, сан составын тикшерүдән гыйбарәт. Шулай ук орлыкның зыян күрү дәрәҗәсеннән аның тишелеше билгеләнә. Күпьеллык тәҗрибәдән чыгып шуны әйтәсе килә, бу тикшерүләр агроном өчен аеруча мөһим. Орлыкны препаратлар белән эшкәртү алымнарын дөрес сайларга ярдәм итә. Ә агрономнар исә нәрсә белән эш итәргә кирәклеген алдан белергә тиешләр. Әгәр кул астында лаборатор тикшерү нәтиҗәләре булмаса, чәчү вакытында орлык нормасын да белү кыен. Аның үсеш процессын да ачыклау мөмкин түгел.
Ә чәчүлек орлыкның эшкә әзерлек хәле аның сыйфатына бәйле. Шуңа эшкәртү материалларын дөрес сайлау зур әһәмияткә ия. Бүгенге заман шартларында чәчүлек орлыкны агулагычта эшкәрткәндә, әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә зыянсыз булган биологик препаратлар киң кулланыла. Әйтик, "Планриз" дигәне үсенте тамырының черүенә каршы тору көченә ия. Шулай ук районыбызда аның "Алирин", "Триходермин" төрләре киң кулланыла. Беренчесе бер гектарга ике литр исәбеннән файдаланыла. Бәясе дә арзан, 1 литры-90 сум. Ә менә борчак, клевер, люцерна үсемлекләре өчен "Ризоторфин" файдалырак. "Ризоагрин" препараты, мәсәлән, атмосфера һавасыннан агробактерияләрне билгеләп үсентене тукландыра. Ә "Мазерин" препараты азот белән үсенте тамырын ныгыту өчен кулланыла. Шуңа вакыт бар әле дип агрономнарыбыз тынычланмасыннар, алдан ук хәзерлек күрсеннәр иде. Икмәк промышленносте өчен файдаланырлык яхшы сортлы ашлык җитештерү өчен югарыдагы киңәшләргә колак салырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев