Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алар өчен көн дә, төн дә бер

Быел районда язгы чәчүне беренчеләрдән булып башлаган "Логос" хуҗалыгы әле дә эшләрне уңышлы дәвам итә. Районда чәчүлек җирләрнең 15 процентын биләгән бу хуҗалык язгы кыр эшләрен зур оешканлык белән алып бара. Аларның кырларында бүген биш чәчү агрегаты эшли. Тәҗрибәле тракторчылар Ислам Галимов белән Әгъзам Хисмәтов "Челенджер" чит ил тракторы белән...


Быел районда язгы чәчүне беренчеләрдән булып башлаган "Логос" хуҗалыгы әле дә эшләрне уңышлы дәвам итә.
Районда чәчүлек җирләрнең 15 процентын биләгән бу хуҗалык язгы кыр эшләрен зур оешканлык белән алып бара. Аларның кырларында бүген биш чәчү агрегаты эшли. Тәҗрибәле тракторчылар Ислам Галимов белән Әгъзам Хисмәтов "Челенджер" чит ил тракторы белән чәчү чәчәләр. Берничә көн эчендә 500 гектарга якын җирдә чәчү үткәрүләре хакында ишеткәч, ышанмыйча карап торуымны күреп, хуҗалык җитәкчесе Евгений Лылов аларның тәүлек буе кырда булуларын әйтте. Алар идарә иткән трактор тулысынча диярлек компьютерлаштырылган. Егетләр ак күлмәк киеп кенә дә эшли алалар. Әмма гомер буе диярлек игенчелектә хезмәт куйган механизаторлар аңа күнекмәгән шул. Кырда туктап калган иптәшләренә дә булышалар.
Ашлама һәм чәчүлек орлык ташучылар шулай ук ышанычлы егетләр. Илнар Кыямов белән Геннадий Андреев бер минутка да агрегатны көттереп тормыйлар. Исәпле вакыт эчендә чәчүлек комплексын тутырып, юлга кузгалалар. Монда барысы да алдан исәпләнгәнчә көйле бара. Биредә шулай ук "Джон-Дир" тракторы белән чәчү комплексын тагып йөрүче Илдар Сәхипов белән Евгений Сергеев һәм Николай Афанасьев экипажлары турында да мактау сүзләрен ишетергә туры килде. Чәчүчеләргә КамАЗ автомашинасы белән Анатолий Кузнечиков та зур ярдәм күрсәтә. Ул агрегатларны чәчүлек орлык белән тәэмин итә. Заманча тракторлар тәүлек буе эшләсә калган ике МТЗ-1221 тракторлары иртәнге алтыдан төнге уникегә кадәр чәчү чәчәләр. Менә шундый зур оешканлык белән эшләү нәтиҗәсендә алар инде пландагы 3 мең урынына 1900 гектарда арпа чәчкәннәр. Шулай ук 500 гектарда рапс, 300 гектарда борчак һәм 150 гектарда горчицага нигез салынган. Логослылар язгы кыр эшләрен 12 майга тулысынча тәмамларга исәп итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев