Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Аклап та, аңлап та булмый аларны»

Украинадагы вакыйгалар, тыныч халыкның, баларның анда күпләп кырылуы мөгәен бүген берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Андагы хәлләргә сугыш елларында ерткычлыкларны үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз аеруча борчылалар. Район үзәгендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән ага Хәеров безгә үз кичерешләре турында түбәндәгеләрне сөйләде. -17 яшь тулгач мине хәрби хезмәткә чакырдылар. Беренче...

Украинадагы вакыйгалар, тыныч халыкның, баларның анда күпләп кырылуы мөгәен бүген берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Андагы хәлләргә сугыш елларында ерткычлыкларны үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз аеруча борчылалар. Район үзәгендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән ага Хәеров безгә үз кичерешләре турында түбәндәгеләрне сөйләде.
-17 яшь тулгач мине хәрби хезмәткә чакырдылар. Беренче сугышчан чыныгуны Днепр елгасында алдык. Көчле дошман уты астында елганы кичкәндә бик күп иптәшләрем һәлак булды. Аннары Киев шәһәрен дошманнардан азат иткәч, безнең частьне 395 нче Таман дивизиясенә күчерделәр. Анда мине элемтәче итеп билгеләделәр. Шатлыклы җиңү көнен без Берлинда каршы алдык. Әмма аннан соң да әле кан коюлар тукталмады. Безне Украинаның көнбатышында тупланып калган бандеровчылар төркеменә каршы көрәшкә җибәрделәр. Без анда ерткычлыклары буенча фашистлардан бер дә ким булмаган бандитлар төркеме белән туктаусыз сугыш алып бардык. Безнең дивизия Владимир-Волынский, Ровно, Лутск, Говель, Иваново-Франковский, Львов шәһәрендә астыртын рәвештә үз халкына корткычлык эшләүче бандитларга каршы туктаусыз көрәш алып барды. Биш ел дәвамында һәркөнне диярлек без үлем белән күзгә-күз очраштык. Бандеровчыларның ерткычлыкларын үз күзләрем белән күргәнгә, бүгенге хәлләрне бик яхшы аңлыйм. Телевидение тапшыруларын зур борчулар белән карап барам. Әнә шушы сугыштан соңгы авыр елларда миңа бик күп фронтташ дусларымны югалтырга туры килде. Барыннан да бигрәк сугышның башыннан ахырына кадәр үткән, батыр йөрәкле командирыбызны югалтуны да бик авыр кичердек. Аны караңгы почмакта башына балта белән чабып үтерделәр. Без аларның гитлерчылардан да яман булуларын аңлап һәркөнне сугышчан хәзерлектә булдык. Сугыш кыры белән андагы хәлне чагыштырып булмый. Чөнки бүген үз халкын юк итүгә корылган мәйданчылар нәкъ сугыштан соңгы вәхшилекне кабатлыйлар. Ул елларда бандеровчылар күбрәк кызыл командирларны үтерсәләр, бүген Америка коткысына бирелеп, намуслы халыкны күпләп юк итәләр. Аларның сәясәте бернинди кысаларга да сыймый. Шуңа Украинадагы революцияне аңлап та, аклап та булмый.
Сөйләгәннәрне Идрис Аметов язып алды.
фото с yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X