Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Акланган ысул өстенлек итә

Масловка авылы машина-трактор паркында да, яз якынлашуын белдереп, чүкеч тавышы, җанлылык көнозын тынып тормый. Элеккеге еллардан үзгә буларак, хәзер эшләүче хезмәткәрләр соңгы нәтиҗәләр һәм хезмәт җитештерүчәнлеге хакында күбрәк уйлый. Чөнки хәзер ремонт эшләрен язгы чәчүдә катнашучы механизаторларның үзләренә йөкләгәннәр. Биредә аларның барысы да бай тәҗрибәгә ия. Һәркайсының иңендә 30-35 еллык...

Масловка авылы машина-трактор паркында да, яз якынлашуын белдереп, чүкеч тавышы, җанлылык көнозын тынып тормый. Элеккеге еллардан үзгә буларак, хәзер эшләүче хезмәткәрләр соңгы нәтиҗәләр һәм хезмәт җитештерүчәнлеге хакында күбрәк уйлый. Чөнки хәзер ремонт эшләрен язгы чәчүдә катнашучы механизаторларның үзләренә йөкләгәннәр. Биредә аларның барысы да бай тәҗрибәгә ия. Һәркайсының иңендә 30-35 еллык хезмәт стажы бар. Хуҗалык белгечләре дә бу ысулның отышлы булуын искәртәләр. «Элеккеге чорларда без ремонт звеносы башкарган эшне кат-кат тикшереп бәя бирә идек. Шелтә алучылар да булмады түгел. Ә хәзер һәрбер механизатор үз техникасын, агрегатларын кызу эш вакытында уңайсыз хәлдә калмаслык итеп көйләп сафка бастыра»,-ди баш инженер Габделхак Касыймов.
Аның әйтүенә караганда, биредә үз эшләренең чын осталары тупланган. Әнә Юрий Захаров чәчүдә һәрвакыт лидерлык итә. Хезмәттәше Рәшит Мингәрәев тә үз эшенең чын остасы. Алдынгы тракторчы, менә дигән комбайнчы да әле ул. Алар быелгы язгы кыр эшләренә дә зур хәстәрлек белән киләләр.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X