Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

40 ел терлекче данын йөртә

Гремячка авылы хезмәткәрләре элек-электән тырышлыклары белән данланды. Валерий Дементьев шәһәр җирендә туып үссә дә авылны яраткан. Әби-бабасы янына кунакка кайтып, бала вакытыннан өлкәннәргә булышып, алар янында төпләнеп калуны үз иткән. Әнисе яшәгән шәһәргә китмичә авылда үскән, өлкән яшкә җитеп килгән әби-бабасына ышанычлы ярдәмче булган ул. Аларга йорт эшләрендә булышып эш...

Гремячка авылы хезмәткәрләре элек-электән тырышлыклары белән данланды.
Валерий Дементьев шәһәр җирендә туып үссә дә авылны яраткан. Әби-бабасы янына кунакка кайтып, бала вакытыннан өлкәннәргә булышып, алар янында төпләнеп калуны үз иткән. Әнисе яшәгән шәһәргә китмичә авылда үскән, өлкән яшкә җитеп килгән әби-бабасына ышанычлы ярдәмче булган ул. Аларга йорт эшләрендә булышып эш тәртибенә өйрәнгән. Мәктәпне тәмамлагач Корноуховодагы училищеда укуын дәвам иткән. Хәрби хезмәткә алынганчы кыр эшләрендә катнашкан. Кайткач та үз эшенә алынып ДТ-75 тракторы белән кыр эшләрендә катнашкан. Кыш айларында иске нык таушалган тракторны көйләгәндә биленә суык тидерә ул. Табиблар да берничә елга тракторын куеп торырга киңәш итәләр. Хуҗалык җитәкчеләре вакытлыча дип аны фермада бозаулар төркеменә билгели. Берничә ел эчендә монда тулы тәртип булдыра ул. Ат җигеп малларга азык ташый. Шулай итеп Валерий терлекчелек хезмәтен гомерлеккә үзенә юлдаш итә. Кыш айларында бозаулар караса, җәен көтү көтә. Соңрак тормыш иптәше белән ул савым сыерлары төркеменә күчә. Валерий 40 елга якын инде терлекчелектә эшли. Бүгенге көндә Илгиз Маннанов һәм Фердинанд Ногмановның гаилә фермаларында хезмәт куя ул. Бер үзенә 200 башка якын терлек карый. Иң куанычлысы, аларның барысы да матур, таза, көр булып үсүенә ирешә Валерий.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев