Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Авыл һәм кеше

Зөлфия Фомина: "Хуҗалыгыбызда бар  хезмәтне шулай бергәләшеп башкарабыз"

Шомбыт авыл җирлеге советында Зөлфия белән Олег Фоминнарны мактап телгә алгач, безгә аларны озаклап эзләп йөрисе дә булмады.

Хуҗабикә Зөлфияне янәшәдәге болынлыкта очраттык. Аның төшке аш алдыннан кырдагы терлекләрен барлап өенә кайтып килүе икән.
 - Җәй аенда малларны сарайда тотып булмый бит инде, менә электр «көтүчесе» куеп болынга җибәргән идек. Көнозын рәхәтләнеп ашап йөриләр, җәй  яңгырлы булганлыктан малларга азык күп булды быел, - дип ул үз хуҗалыклары, гаиләләре белән таныштыра башлады.  Тумышы белән үзе Кыргызстан якларыннан икән. Анда 90 нчы елларда милләтара низаглар  кабатлана башлагач әти-әнисе биш кызын җитәкләп әби бабалары иле - Татарстаныбызга кайтып төпләнәләр. Зөлфия Казан  шәһәрендәге химик-технология институтына укырга керә. Укуын тәмамлагач, язмыш җилләре аны районыбыздагы спирт заводына  китерә. Биредә лабораториядә хезмәт куйганда үзенең тормыш юлдашын очратып гаилә корып җибәрәләр. Ә завод яшь белгечләрне торак йорт белән тәэмин итә. Менә шулай тулы канлы тормышта яши башлагач кына завод ябылып, эш  беткәч аптырап калмыйлар алар. Кайберәүләр кебек гаиләләре белән читкә дә чыгып китмиләр. Тәвәккәлләп биредә үз эшләренә нигез салалар. Иң әһәмиятлесе, ул үз гомерендә сыерны ничек сауганнарын күреп-белмәсә дә, гаиләсе белән киңәшләшеп шуңа тукталырга булалар. Эштән курыкмасаң барысы да уңышлы килеп чыга,  диюләре хак  шул. Аннары,  дәүләт тарафыннан эшсезлек буенча бирелгән пособие дә бик ярап куя үзләренә. Ул акчага алар Зур Мәшләк авылыннан сыерлар сатып алып үз эшләрен башлыйлар. Берничә елдан, авыл җирендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек асраучыларга ярдәм йөзеннән абзар төзү максатыннан күрсәтелгән  дәүләт ярдәме кабат үз хуҗалыкларын үстерүгә тагын зур этәргеч ясап куя. Алар ул 250 мең сум акча хисабына үз хуҗалыкларын яңартып, киңәйтеп җибәрәләр. Шулай итеп шәхси хуҗалыкларында  терлекләрнең баш санын арттыруга йөз тотып эшли башлыйлар.  Бүгенгесе көнне абзарларында аларның 9 баш савым сыерлары бар. Мөгезле эре терлекләрнең баш санын 20 гә җиткергәннәр. Шунысы куанычлы, җитештергән продукциягә сорау кимеми, киресенчә артканнан арта.  Бүгенгесе көнне алар эремчек, катык, каймак ише азык-төлек товарларын шәһәрдә яшәүче кыз туганнарына җибәреп торалар. Ә үзләреннән арткан сөтне җыючыларга тапшыралар. Кыш айларында алар көненә 40 ар килограмм сөт сатканнар.
Бик күпләр кебек Зөлфия дә инде бүген үз хуҗалыгын киңәйтү, үстерү хакында уйлана. Барыннан да бигрәк алар картаеп бара торган сөтбикәләре урынына 16-18 әр килограмм  сөт бирергә сәләтле нәселле терлекләр  санын нык арттырырга исәп итәләр. Яхшы бит инде,  10 сыер урынына, югары продуктлы 5 не тотсаң күпкә отышлырак, чыгымнар да бермә-бер кими. Шуңа алар үз кул асларында булган яхшы сыерлар хисабына терлекләрнең баш санын үстерү хакында фикерләшеп, яңа проектлар булдырып, планнар төзеп  үз эшләрен камилләштерергә, киңәйтүгә йөз тоталар... 
Хушлашканда җитезлекләренә соклануымны яшермичә, бу хәтле киеренке хезмәткә ничек өлгерәсез? дип кызыксынмый булдыра алмадым.”Аның әллә ни кыенлыгы юк инде, эшкә күңелеңне бирсәң барысы да уң була,- диде Зөлфия, тыйнак кына. - Аннары, янәшәмдә ирем, ышанычлы ярдәмчем-  9 нчы сыйныфны тәмамлаган кызым  бик булыша. Хуҗалыгыбызда бар  хезмәтне әнә шулай бергәләшеп башкарабыз,”- дип ул кыскача гына үз фермаларындагы эш тәртибе белән таныштырып үтте. Олег исә  үзенең краны белән тирә-юньдәгеләргә булышырга чыгып китә икән. Алар әнә шулай уйламаганда гына авыл хуҗалыгы производствосына керешеп, терлекчелекне үзләренең төп  гаилә кәсебенә әйләндереп  куйганнар. Эшләрегездә уңышлар гына юлдаш булсын дип, без дә аларга изге теләкләребезне җиткереп кайтыр юлга кузгалдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса