Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Авыл һәм кеше

Вәкил Хаҗиев: "40 ел дәвамында төн йокыларын калдырып, ярдәмгә мохтаҗ авылдашлары янына ашыгулары нәтиҗәсез үтмәгән күрәмсең"

Юктан гына кәеф була, аздан гына хәтер кала, дип бер дә тикмәгә әйтмәгәннәр шул әби-бабаларыбыз. 

Бу мисалны искә алуыма әле яңа гына хастаханәдә эшли башлаган кайбер яшь табибларның ярдәмгә өметләнеп килгән өлкәннәребезгә өстән карап, ветераннарыбызны теләмичә генә кабул итүләре сәбәп булды. Әлбәттә инде әби-бабайларыбызның буыннары сызлавы, тәннәре авыртуына нык борчылуларының  җавапсыз калуы,  ярдәм күрсәтү урынына табибларның  күп вакытларын компьютер каршысында актарынып утырулары хакында соңгы вакытларда безгә дә күп ишетергә туры килгәли.  
Шуңа Рус Әшнәге авыл җирлеге советы рәисе Вәкил Хаҗиев  фельдшерлары Илсөяр Абдуллина белән очраштырырга теләвен әйткәч, бермәлгә әнә шулар хакында  уйланып икеләнеп калган идем. Ә фелдьшер белән әңгәмәбез тиз ялганып китте, көндәлек мәшәкатьләре хакында фикерләшеп  утырган мизгелдә очраклы  хәл күп нәрсәгә ачыклык кертергә булышты. Бүлмәгә өлкән яшьтәге апа кереп  үз йомышын сөйләде, ак халатлы шәфкать  туташы аны якын кешесен очраткандай елмаеп каршы алды. Ягымлы тавышы белән  хәл-әхвәлләрен сорашты, кан басымын, тән температурасын үлчәде, аннары аңа элегрәк билгеләнгән дәвалану курсын дәвам иттерергә киңәш итте. Дарулар белән проблемалар туса, район үзәгеннән кайтарырга ышандырды. Бу кыска гына әңгәмәдән үземнең дә күңелем булды. Тикмәгә генә медицина хезмәткәрләрен фәрештәгә тиңләмиләр икән дип уйлап куйдым. Андыйларның бүген дә арабызда эшләп йөрүләре икеләтә сөенеч хисләре уятты. Бу минутта авыл җирлеге җитәкчесенең әлеге очрашуга кадәр үк аны мактап телгә алуы, ак халатлы шәфкать туташын үзенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп исәпләвенең дә  асылына төшенеп җиттем кебек. Беренчедән, авылдашлары бу медицина хезмәткәренә олы ышанычларын күрсәтеп күп еллардан бирле үзләренең депутатлары итеп сайламыйлар икән шул.   Икенчедән, бүген авыл җирлегендә  кемнең ничек яшәвен, эшләвен, халыкның уй-кичерешләрен, тормышта нәрсәгә сәләтле булуларын аннан да күбрәк белүчеләр сирәктер. Бер сүз белән әйткәндә, үзенең 40 ел дәвамында төн йокыларын калдырып, ярдәмгә мохтаҗ  авылдашлары янына ашыгулары нәтиҗәсез үтмәгән күрәмсең. Ә бирегә килеп эшли башлаган көннәрендә өләннәрнең аны якын итеп “кызым” дип эндәшүләре  әле дә күңеле түрендә саклана. Аннары, ул үзенең беренче эш көненнән үк авыруларның барысын да бер тигез дәрәҗәдә күреп хезмәт күрсәтергә гадәтләнгән. Болар хакында авылның  хөрмәтле хезмәт ветераны, инде ярты гасырдан артык газетабызны алдырып яратып укып баручы Валентина Сухарева да җылы сүзләрен әйтеп, фикерләре белән уртаклашты.
-Илсөяр Бәйрәмхановна бервакытта да  эштә иләс-миләс йөрергә яратмады. Үз вазыйфаларына җитди карады, сорау-үтенечләребезне кире какмыйча, җәмәгать эшләрендә бар күңелен биреп катнаша. Шуңа авылдашларым  аны үз итә, ярата, зур хөрмәт күрсәтә, - диде ул.  
Ә мондый игелекле һөнәр иясе булу турында Илсөяр кечкенәдән үк уйланып йөргән. Күгәрчен авылында ишле гаиләдә үскән кыз бала, үзенең булачак һөнәрен, гадәттәгечә дус-ишләре белән курчак  уйнаган елларында ук күңеле түренә салып куя. Мәктәпне тәмамлагач берничә иптәше белән алар Түбән Кама шәһәренә юл тоталар. Һәм ул тәвәккәлләп  медицина училищесына укырга керә. Әлеге уку йортын уңышлы төстә тәмамлаган дипломлы яшь белгечне район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегенә  шәфкать туташы итеп билгелиләр. Биредә 8 ай эшләгәч, яңа ел башында кызны Рус Әшнәге авылы фелдьшерлык пунктына эшкә күчерәләр. Бу елларда биредә колхоз рәисе булып эшләгән Мансур Катиев сөенеп яшь белгечне торак белән тәэмин итүдә, эш шартларын яхшыртуда булыша. Менә шушындый кайгыртучан, тату коллективта ул  үзенең тормыш юлдашы Илсурын да очрата.  Күрше Олы Елга авылында туып үскән тырыш  егет белән алар матур итеп гаилә корып яши башлыйлар. Гаиләләренә ямь,  сөенечләр өстәп  бер кыз һәм малай  тәрбияләп үстерәләр, хәзер инде һәркайсының үз тормышы, гаиләсе. Әмма дистә еллар элек һич уйламаганда Илсуры фаҗигале төстә арабыздан китеп бара. Тормыш күген шундый кайгы-хәсрәтле кара болытлар каплаганда да төшенкелеккә бирешми ул.  Тормыштан ямь, хезмәтеннән тәм таба, ачык йөзле, тәмле телле булырга омтыла. Үзенә йөкләнгән вазыйфаны  күңелен биреп үти, халкының кичерешен, авыруларның хәлләрен аңлап аны җиңеләйтү юлларын эзли. Үзлегеннән белемен арттыра, хезмәтен намусы кушканча башкара. Барыннан да бигрәк, ике елдан артыкка сузылган  пандемия чорында, аеруча киеренке шартларда зур түземлек белән тырышып эшләве нәтиҗәсендә күркәм генә уңышларга ирешә ул. Үлем-китем очраклары нык кими, прививка ясатучылар саны да арта. Иң куанычлысы, бу илкүләм бәланы авылдашлары белән аз югалтулар, бердәм көч куеп җиңел генә итеп үткәреп җибәрүгә ирешәләр. Бүген дә шикәр, кан басымы, яман шеш кебек авырулар белән интегүчеләрнең  чакыруларын да көтмичә хәлләрен белү өчен вакытын кызганмый ул. Аеруча авыр хәлдәгеләрне район үзәк хастаханәсенә озатырга булыша,  авыруның хәлен җиңеләйтү чараларын күрә, хәтта бер ишеләрен тәүлекләр буена янәшәсендә утырып саклап чыгарга да туры килгәли аңа.
Үзенә йөкләнгән вазыйфаларны әнә шулай  күңелен биреп,  зур җаваплылык хисләре тоеп башкаруы, үз халкының саләмәтлеге хакына җан атып йөрүләре бушка китмәгән аның.  Бүген аны һәр йортта  якын туганыдай сөенеп, яратып каршы алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса