Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Рәмзис Шәрипов : " Туган җирдә, авылыңда гаиләң белән җитеш тормышта яшим дисәң, эштән курыкмаска кирәк"

    Җәйге кояш нурларының офыкта әле тарала  гына башлаган мәле.

    Һәр тарафтан хуш исләр бөркелә, туган як кошлары чут-чут сайрап, күңелләргә яшәү дәрте өсти. Күңелдә җыр туа, якты хисләр җаннарны җылыта...

    Югары Тегермәнлек авылында яшәп, әби-бабайлар, әти-әниләре туган нигездә яшәп көн күрүче Рәсимә һәм Рәмзис Шәриповларның җәйге бер көне әнә шулай башлана.

    Алар икесе дә шушы авылда туып-үсеп, урта белем алып тормышка, гаиләгә яраклы һөнәрләр үзләштереп, хезмәт куялар. Һәр туган көнгә ихлас сөенеп, бәхетле гомер юлларын сузалар. Өч бала–ике кыз һәм бер ул  тудырып, аларны багу, итәгатьле  тәрбия-белем, һөнәр бирү ата-ана өчен зур җаваплылык һәм чын бәхет икәнлеген тоеп яши Шәриповлар.

    -Туган җирдә, авылыңда гаиләң белән җитеш тормышта яшим дисәң, эштән курыкмаска кирәк. Эш яраткан кешене үзе эзләп таба ул. Әлбәттә, ихтыяр көче, тәҗрибә, үзлегеңнән өйрәнү, ялкаулыкны җиңү дә бик мөһим, - диюе белән мең мәртәбә хаклы гаилә башлыгы Рәмзис. – Хатының, балаларың тормышта чын терәк булсалар гына уңышка ирешү юллары сикәлтәсез була. Шуның өстенә бала тәрбияләгәндә дә, мал-туар асраганда да дәүләт ярдәмен тою да күңелгә сары май булып ята, - дигән фикерне өстәп куюы да урынлы бит.

    Балык Бистәсендәге һөнәри училищеда укып, механизатор белгечлеге алган Рәмзис элеккеге Г. Тукай исемендәге колхозда алдынгы тракторчы,  комбайнчы, машинист булып та эшли. Хәтта экскаватор да иярли ул. Һөнәрлегә эш бетмәс, диләр. Заманалар үзгәргәч тә югалып калмый, балачактан күңеленә якын булган төзүчелек эше белән шөгыльләнә башлый. Тирә-як авылларда, гомумән, район җирлегендә аның куллары белән яңартылган төзелеш объектлары, каралты-куралар бихисап. 

    Авылдашларны вакытлы матбугатка яздырып, газета-журнал, хатлар, пенсия таратып сөендергәннән соң, Югары Тегермәнлек элемтә бүлегендә эшләүче Рәсимә ханым гаиләсе янына ашыга. Ни дисәң дә, дүрт баш сыерны савып, алты-җиде баш бозау-таналарны карап, кош-кортларны барлагач, үз кулы белән пешерелгән тәмле-тәмле ризыклар белән гаиләсен сыйлау да аның өстендә. Кышка бакча нигъмәтләрен әзерләү дә күңеленә ятышлы шөгыль. Әле беренче сыйныфта гына белем алучы төпчекләре Рәсүлгә дә аерым игътибар кирәк. Мәктәптә укыганда ук “Математик” кушаматы алган әтисе Рәсүлнең белем үрләрен яулаганда иң яхшы ярдәмчесе. Мәктәпнең иң көчле математика укытучысы Фәния Кәримуллина сөйләгәннәр гел хәтергә килә: “4 нче сыйныфта укыганда Рәмзисне 8 нчеләргә алып кереп, аларга мәсьәләләр чишү юлларын, алымнарын аннан өйрәттерергә туры килде.”

       - Эшли башлаган чорда газета-журналларга бик күп язылалар иде. Пенсия тарату да безгә йөкләтелде. Бүген матбугат басмаларына язылучылар, хат, бәйрәм открыткалары юллаучылар кимесә дә, эшебез җиңеләйде дип әйтеп булмый. Штраф, суд хатлары, түләү квитанцияләре таратабыз. Тарату гына да түгел, өлкәнрәк кешеләр аларны түләргә дә биреп җибәрә. Үтенечләрен кире какмыйбыз, үзләре дә безгә карата бик ихтирамлы, газеталарга да, башлыча, нәкъ өлкәннәр языла бүген. Бернигә карамастан эшемне яратып башкарам. Матбугат басмалары тараткан көнне өлкәнрәк абый-апалар капка төбенә үк чыгып көтәләр. Аларның рәхмәтләрен ишетү күңелне күтәреп җибәрә, - ди әңгәмәдәшем Рәсимә Шәрипова.

    Югары Тегермәнлек авылы элемтә бүлеге җитәкчесе Фәнүзә Галимуллинаның:

    -Әлеге җаваплы хезмәттә Рәсимә һәрвакыт уң кулым дисәм, ялгышмам.  Эшен яратып, белеп, җиренә җиткереп башкара, - дип җаваплавы белән үтә дә хаклы.   

    “Оясында ни булса, очканында шул булыр” дигән мәкаль, әйтерсең лә, Шәриповлар гаиләсе өчен әйтелгән. Олы кызлары Айсинә мәктәптә белем алып, техникум тәмамлап, бухгалтерлык һөнәрен үзләштерде. Тора-бара югары экономика мәктәбендә укып (КНТИУ), Казан сәүдә челтәрендәге кибеттә директор урынбасары булып эшләсә, хәзер инде башка оешмада баш бухгалтер вазифаларын башкаруны йөкләделәр. Уртанчылары Рәзинәнең күңеленә педагог-тәрбияче һөнәре якын булды. Казан педагогия көллиятен тәмамлап башкаланың 187 нче балалар бакчасында гаярьләнеп иҗтиһат итә.  Туган телебез аша яшь буында милләткә мәхәббәт тәрбияләүгә сөенеп бетә алмый ул.

    Әйе, әби-бабайлар, әти-әниләр гомер кичергән, тир түккән, алардан мирас булып калган туган нигезне бүген яңартып, мөлкәтләндереп, иллә дә хозурланып, хәерһаклы булып яши Шәриповлар гаиләсе. Бүген дә төпчек уллары, нигез казыгы Рәсүлнең эстафетаны лаеклы дәвам итсен дип, тырышкан мәлләре.

    Рамазан Кәбиров.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама