Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми"

    Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.

     Еш кына ”Бик теләп  сыер асрар идек тә бит, мөмкинлекләр юк, терлек азыгы бәяләре дә нык күтәрелде, авылыбызда рәтле эше дә калмады инде”- кебегрәк зарлану сүзләре  ишетәбез. Ә менә үз хуҗалыгын үстерергә, киңәйтергә уйлаучылар алай сөйләшмиләр. Шаулап, тавышланып та йөрмиләр, тыйнак кына үз җайларын табып, тәвәккәлләп эшкә алыналар. Әңгәмәдәшем, Урахча авылында яшәүче Равис Гыйлемханов нәкъ шундыйлардан. Бер дә тикмәгә генә үзвакытында аны Урахча авылының легендар җитәкчесе  Рәлиф Габдуллин  күрше Күгәрчен авылына барып үзләренә эшкә килергә үгетләмәгәндер шул. Ә бәлки ул егетнең гаиләсен, авылда гына түгел, районда данлыклы механизатор буларак танылган әтисе Равил абзыйны, аның абыйларын якыннан белгәнгә егетне үзенә эшкә чакыра. Урахчага күченгәнче Равис хәрби хезмәттән кайтып, туган авылында тракторчы буларак  үзен уңай яктан күрсәткән була. Яңа урында аны бик яхшы каршы алалар. Бер дигән йорт-җир белән тәэмин итәләр, төзек хәлдә булган «МТЗ-80» тракторын тапшыралар, тормыш иптәше Гүзәлиясе дә  күңеленә охшаган эш урынын таба. Кыскасы, җитәкче  алдан вәгъдә иткәнчә яшәү һәм эшләү өчен барлык уңай шартларны да булдыра. Равис тә үз сүзендә нык тора белгән җитәкченең кылган изгелекләренә намуслы хезмәте белән җавап бирергә тырыша. Ул биредә 20 ел дәвамында тракторы белән җир эшкәртә, чәчү чәчә. Җәй айларында күпьеллык үлән җирен чабып, аны җыйдырып печән әзерләүдә актив катнаша. Матур әдәби әсәрләрдә язылганча эшкә батыр, сүзгә тапкыр булып чыга егет. Көн-төн дигәндәй үзенә йөкләнгәнне күңелен биреп башкара. Тик заманалар гына бер урында гына тормый шул, совхоз тормышы да какшый башлый. Ләкин, кайберәүләр кебек Равис күңел төшенкелегенә бирелеп, югалып кала торганнардан түгел, тупланган хезмәт тәҗрибәсеннән чыгып  үз  шәхси ярдәмче хуҗалыгын киңәйтүгә алына. Аннары аның чоры да шундыйрак булды бит. Берәүләр җиң сызганып сату-алу эшенә  керешеп киттеләр. Икенчеләр акчаны чит җирләрдә эшләп алу нияте белән эре шәһәрләргә юл тоттылар. Дөрес,  иптәшләре  үзләре белән китәргә аны да үгетләп  карыйлар. Әмма, егет үз эченнән генә, әле берәүнең дә чит җирләрдә үз бәхетен таба алганы юк, дип аннан баш тарта. Ул әти-әнисе, абыйлары, туганнары үрнәгендә туган җирендә  калырга  ният кыла.Борынгы әби-бабайларыбыз  тикмәгә генә туган җирләрендә үз хезмәтләре белән яшәп көн күрмәгәннәр, ачлыктан да интекмәгәннәр. Шулай итеп барысын да ныклап торып үлчәп, исәпләгәч ул үз гаилә бизнесын ачарга дигән карарга килә.  Бүген «МТЗ-82» тракторы, чәчкеч, печән өю агрегатлары белән шәхси техника паркын беркадәр тулыландыруга ирешкән. Күрше авылдагы хезмәттәше белән алар берләшеп, үзара ярдәмләшеп яшәргә килешәләр. Үзендә җитешмәгән агрегатлар, җайланмаларны иптәшеннән алып тора. Шулай тырыша торгач гаиләсен көйле алып барырлык, хәләл хезмәт белән акча табу юлын табуга ирешә ул. Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, физик хезмәттән курыкмыйча тәвәккәлләп эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми. Иң куанычлысы, үсеп килүче яшь буын өчен дә бүген яхшы үрнәк күрсәтә бу  гаилә. Әнә шәһәрдән әти-әнисе янына кайткан улы Рәдиф белән киленнәре Дәрия дә инде ныклап торып хуҗалык эшләрендә булыша башлаганнар. Алар авылда үз йортларын җиткезүгә дә алынганнар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларына яшь көчләр дә өстәлгәч аларның эшләре тагын да җанланып киткән. Равис Гыйлемхановның шәхси хуҗалыгында бүгенгесе көнне 24 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аның 9 ы савым сыерлары. Сөткә районыбызда ихтыяҗ зур булуын һәм аның һәр көнне табыш китерүен дә истә тотып сөтбикәләренең баш санын әкренләп арттырырга исәп итәләр. Чөнки җитештергән продукцияне чагыштырмача югары бәядән өйләренә килеп алып китәләр. Акчасын да айга ике мәртәбә тоткарлыксыз биреп торалар. Малларга азыкны алар үз өлешләренә тигән пай җирләрендә хәстәрлиләр. Аның 12 гектарында күпьеллык үлән үстерәләр, калган 6 гектарында бөртекле культуралар игәләр. Ә мул савым алуга ирешү өчен көндәлек рационда фураж запасы күбрәк булуы шарт.  Чәчүлек җир күләме бик үк зур булмаганлыктан, узган ел алар ашлыкның бер өлешен, тоннасын 18 мең сумнан читтән сатып алырга мәҗбүр булганнар. Шуңа бүген үз җирләрен һәм шәхси хуҗалыкларын киңәйтеп, малларының баш санын беркадәр арттырырга исәп итәләр Урахча уңганнары.    
                               

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама