Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Олы Елга авылы машина-трактор паркында эшләр гөрләп бара

    Олы Елга авылы машина-трактор паркына кайчан килсәң дә зур җанлылык хөкем сөрә.

    Биредә һәркем үз эше белән мәшгуль. Әнә механизатор Ильяс Садыйковны гына алыйк. Быел аның трактор руле артына утыруына 39 ел булган. Үз вакытында бик күп яшьтәшләре кебек, ул да мәктәпне тәмамлагач, район үзәгендәге һөнәри уку йортына юл тота. Аны уңышлы төстә тәмамлагач хәрби хезмәткә алына. Ерак Красноярск якларында үзенең гражданлык бурычларын үтәп кайткач, кайбер яшьтәшләре кебек читкә чыгып китү турында уйламый. Күңеле эшкә җилпенеп торган егетне хуҗалыкта сөенеп каршы алалар. Күп еллар дәвамында ул бай тәҗрибәпе игенчеләр янәшәсендә эшләп хезмәт күнекмәсе ала, техниканы, агрегатларны тирәнтен өйрәнә. Бүген инде үзенә нинди эш йөкләсәләр, шуны булдыра торган бай тәҗрибәле механизатор булып җитешкән егет. Елның-елында кыр эшләрендә актив катнаша. Кышын исә фермада эшли, малларга азык тарату кебек эшне күңелен биреп башкара.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама