Нурзия апа Гыйльмуханова 70 ел район газетасы алдыра

Яңа Арыш авылында яшәүче Нурзия апа Гыйльмуханова кече яшьтән үк район газетасын алдырып яратып укып бара. Тәүге мәртәбә “Октябрь юлы”н кулына алып укый башлавына да 70 ел аның.
Мәктәп елларыннан ук район газетасын кулына алып андагы язмалар белән таныша, районыбыз яңалыклары белән кызыксынып яши башлый. Мәктәптә 7 нче сыйныфны тәмамлагач урта белем алу мөмкинлеге булмаганлыктан фермага эшкә килә ул. Иң элек аңа таналар төркемен тапшыралар. Аннан соң 6 ел дәвамында дуңгызлар карый. Монда ул үзен бары тик уңай яктан гына танытканга аны савым сыерлары төркеменә күчерәләр. Фермада эшләгән елларында Нурзия апага газетабыз хәбәрчесе Ислам Ильясов белән күп мәртәбәләр җылы әңгәмәләр корырга туры килә. Үзен һәрчак әдәпле, тыйнак тоткан, хезмәт кешесенә хөрмәт белән караган Ислам Ильясовны беренче көннән үк якын иттем, дип хатирәләре белән уртаклашты хезмәт ветераны. Ул елларда колхоз белән җитәкчелек иткән Сәлман Мусин, Сәлим Зарипов, Нурислам Сәлахиевләрне гади булганнары, ферма эшчәннәренә зур хөрмәт белән караганнары, аларның авыр хезмәтләрен күреп бәяли белгәннәре өчен рәхмәт сүзләре белән искә алды ул.
Нурзия апа 30 елдан артык сыерлар савып лаеклы ялга чыга. Әле бүген дә яңа килгән газетаны кулына алу белән авылдашлары хакында язмалар юк микән дип күздән кичерә. Авыл фермерлары эше турында кызыксына. Газетабыз аның якын дусты, тугрылыклы сердәшчесенә әйләнгән.
Нурзия апага үз гомерендә бик күп кыенлыклар һәм сөенечләр кичерергә туры килгән. Тормыш иптәше Фәйзрахман абый белән алар тигез, матур гаиләдә биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Һәрбер ата-ана кебек балаларын һәркайсын йорт-җирле, башлы-күзле итү өчен күп хезмәт куйганнар. Тыныч күңел белән үзләре өчен матур гына яшәп ятканда өч ел элек иптәше Фәйзрахман абый кинәт вафат була. Шулай итеп Нурзия апа ялгызы калып төп йортта гомер кичерә. “Аллага шөкер, балаларым барысы да сау-сәламәтләр, тырыш, эш сөючән, тәүфыйклы булдылар. Дүртесе гаиләләре белән авылда гомер кичерәләр, килеп хәлемне беләләр, булышалар”, - дип үз куанычлары белән уртаклашты тугрылыклы укучыбыз. Үз чиратыбызда без аңа яңа елда да безнең белән бергә булганы өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Идрис Аметов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!3500
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!8900
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.15400
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.12200
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.20800
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.18300
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.11600
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.16600
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.12400
-
17 май 2022 - 15:38Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.14300
-
17 май 2022 - 13:24Эльмира Сөләйманова: «Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем» Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата.22200
-
17 май 2022 - 08:42Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак? Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» ата-аналар катнашында узачак.17100
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.23900
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
17 май 2022 - 10:47Күки авылында " Ныклы гаилә" федераль проеткы кысаларында очрашу узды
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!3500
-
19 май 2022 - 11:13“Мобиль поликлиника” Балык Бистәсе авылларында Агымдагы елның 25 нче апреленнән башлап районыбызда күчмә “Мобиль поликлиника” эшли.7400
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!8900
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.15400
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.12200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика