Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Мәйсәрә Нуриева - данлыклы савым остасы

    Намус белән эшләп  югары дәүләт бүләкләренә ия булган хезмәт ветераннарыбыз байтак безнең

    Районыбыз биләмәсендә намус белән зур тырышлыклар куеп эшләгән, югары дәүләт бүләкләренә ия булган хезмәт ветераннарыбыз байтак безнең. Үз вакытында  хезмәте белән макталып данга күмелгән, терлекчелек фронтында югары нәтиҗәләргә ирешеп күпләрне сокландырган савым остасы Мәйсәрә апа Нуриеваның бүгенгесе көнне дә сау-сәламәт яшәвенә сөенеп шул тарафларга юл тоттык. Әйе, элеккеге “Корноухово” совхозының гөрләтеп эшләгән чорларында тулушлылар һәрвакыт игътибар үзәгендә булдылар, мул савымга ирешүләре белән макталып яшәделәр. Бу бердәм,  дус коллективның совхозда гына түгел, ел саен диярлек район биләмәсендә җиңү яулауларын бүген дә өлкән буын вәкилләре яхшы хәтерлиләрдер. Шуңа аларның күбесе алны-ялны белмичә, чын күңелләрен биреп производствода тырышып эшләүләре өчен  югары дәүләт бүләкләренә ия булдылар да инде.

    Әле дә хәтеремдә, бу фермага  беренче мәртәбә без, ул вакытларда район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Иван Якушевич Булатов белән барып чыккан идек. Тулушлыларның инде ул чорларда ук даннары бөтен республикабызга яхшы билгеле булган вакытлары булгандыр. Берсеннән- берсе яшь, чибәр терлекче кызлар арасыннан югары дәүләт бүләгенә ия булган мул савым осталары Мәйсәрә апа Нуриева, ачык йөзле, битендәге миңе үзенә тагын да мөләемлек өстәп торган хезмәттәше, савымчы Кәшифә апа Төхвәтова белән аралашулар, гүя яңа гына  булган төсле хәтеремдә уелып калган. Аларның икесе дә оста савымчылар булуларына карамастан, үтә дә тыйнак иделәр. Юлдашым, баш белгечне ул көнне кызлар бик тиз уратып алып производство белән бәйле булган кайбер терминнар, малларны ашату технологиясе, продуктлылыкны арттыру турындагы сорауларын яудыра башладылар. Кичке савым инде ахырына якынлашканда гадәттә күпләр өйләренә ашыгучан булалар, ә биредә алар белән дустанә җылы һәм җанлы әңгәмә бик озак дәвам итте. Бу вакытларда инде Кәшифә апа белән Мәйсәрә апа,  хәтерем ялгышмаса, икесе дә Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына ия булган хөрмәтле савым осталары иделәр.  Ә  менә 1977 елларда Мәйсәрә апага СССР Югары Советы карары белән Ленин ордены тапшырдылар. Ул әле Татарстан Югары Советының  7 нче чакырылышында Югары Совет депутаты булып та торды. Әлбәттә инде бик күп мәртәбәләр район һәм авыл советы депутаты буларак та  аңа  җәмәгать эшләрендә актив катнашырга туры килде.

    Ул чорларда күпләрнең ачы язмышлары төсле Мәйсәрә апа да зур авырлыклар күреп, 3 яшеннән әтисез калып әнисе тәрбиясендә ятимлектә үсә. Мәктәптә 7 нче сыйныфны тәмамлагач Олы Солтан авылына йөреп урта белем алу мөмкинлеге булмый. Шәхси тормышында да аңа әнисе язмышын кабатларга насыйп була. Тормыш юлдашы, ире күп акча эшләргә китеп чит җирләрдә вафат була. Ул ялгызы гына улы Миннеханны тәрбияләп үстерә. Бик яшьтән аңа тормыш арбасына җигелеп хуҗалык эшләрендә катнашырга туры килә. Аннары аны сыер саварга фермага эшкә чакыралар. Үз хезмәтен һәрвакыт яратып, җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгән савымчы кызны үз вакытында күреп җитәкчеләр дә бик хөрмәтлиләр. Ә ул чо
    рларда фермада алар һәр көнне кул белән, көненә 3 мәртәбә 17 әр баш сыер савалар. Савымны тәмамлагач  ат җигеп малларга капчыклап фураж ташыйлар, аны сыерлар алдына таратып чыгалар. Сөтне дә чиләкләп ташып бидоннарга тутыралар. Шушындай авыр хезмәттә Мәйсәрә апа 40 ел гомерен фермада үткәргән. Аның 35 елын ул кул белән сыерлар сауган. Шулай булуга карамастан бер мәртәбә дә аның зарланып, кемнәрнедер гаепләгәнен ишетмәдем. Чыннан да бу өлкән буын вәкилләре сабыр да, тыйнаклар да. Бүгенге тормышыннан бик  канәгать Мәйсәрә апа. Изге догаларын укып биш вакыт намазын калдырмый. Районыбыз яңалыклары, авыл хәбәрләре белән дә кызыксына. Әлбәттә инде олы кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен улы Миннехан белән килене Гөлчирәгә, оныкларына, хөкүмәт вәкилләренә, авыл җирлеге җитәкчеләренә һәм бүгенгесе көнне күп вакытын үз янәшәсендә үткәрүче социаль хезмәткәр Рузилә Имаметдиновага чиксез рәхмәтле булуын да кат-кат искәртеп үтте Мәйсәрә апа.

    Идрис Аметов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама