Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Кулон- Агро”хуҗалыгы уңганы Ирек Камалиев: "Үз эшем җанга шифа"

    Мәктәп елларыннан ук яхшы хезмәт чыныгуы алып үскән балалар гомерләре буена мактала. Аларның  мөстәкыйль яшәү рәвешенә әзер булып үсүләре өлкәннәр һәм үзләре өчен дә бик мөһим.

     Узган гасырның  60 нчы елларында мәктәптә 5-6 нчы сыйныфларда укыганда ук өлкәннәргә булышу, комбайнчы ярдәмчеләре булып йөрү күркәм гадәткә әйләнеп киткән иде. Моның сәбәбе эшләргә кеше җитешмәү дип уйлый күрмәгез.  Хезмәткәрләр дә, югары сыйныфларда укучыларда күп иде ул чорларда. Шуңа күбрәк колхоз җитәкчеләре алдан уйлап эш итеп өстенлекне әтиләре механизатор булган гаиләләргә  бирделәр. Истәлекләрне барлаганда күптән түгел генә очрашып аралашкан игенче язмышы хәтеремдә яңарды. “Кулон- Агро”хуҗалыгы уңганы Ирек Камалиев та мәктәп елларыннан комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Ул өч ел рәттән  урып-җыю эшләрендә катнаша. Шуннан башлана инде аның “кыр корабы”нда иксез-чиксез иген басуларында “йөзүләре”. Еллар узган саен техникалары да үзгәреп, яңарып торалар.Аларның һәркайсы игенче-механизаторларыбыз өчен уңайлы булуы күпләрне үзенә җәлеп итә. Күңел биреп, тырышып эшләп йөргәндә аны берничә иптәше белән район хәрби комиссариатына чакыртып алып, Казан шәһәренә алты айлык автомобильчеләр хәзерләү курсына укырга җибәрәләр. Аннан соң егет армия сафларына чакырыла. Биредә дә аның шактый бай хезмәт тәҗрибәсе булуын исәпкә алып  мотоукчылар полкында механик-водитель итеп билгелиләр. Үз өлешенә тигән ике елын хезмәт итеп кайткач ул  хезмәт юлын үз төбәгендә  дәвам иттерә.  Кайбер иптәшләре кебек шәһәргә  китәргә ашыкмый. Бер сүз белән әйткәндә, күңеле туган төбәгенә тарта аны. Әнә шулай елның-елында хуҗалык эшләрендә актив катнашуы нәтиҗәсендә, бүген бар эшнең дә чын остасы дип атарга мөмкин үзен.  Авыл җирендә эш һәрвакыт булачагын яхшы аңлый егет. 
    (Тулысынча газетадан укый аласыз)

    Идрис Аметов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама