Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күңеле белән җиргә береккән

    Районыбыз чигендә урнашкан Таулар авылы фермеры Фәнил Яруллин  хуҗалыгына баргач, аннан һәрвакыт диярлек берәр яңалык ишетеп, аның өчен чын-чынлап сөенеп кайтам.

    Бу очрашуымда ул үзенең фермасы янәшәсендә 350 квадрат метр зурлыгындагы яңа бина төзүне тәмамлау алдында тора иде. Биредә яшь бозаулар өчен җылы абзар белән печән склады булдырырга исәп итә егет. Бина эчендә печән бик яхшы саклана, дымланмый, күгәрми дә. Фермада малларның баш саны елдан-ел артып тора. Бүгенгесе көнне фермерлык хуҗалыгында 100 дән артык терлек асрала. Аның 80 е савым сыерлары. Сөтбикәләрнең токымы яхшы, аларны елның-елында яңартып торалар. Малларның барысы да табиб күзәтүендә тора. Элек бирегә һәр көнне диярлек Котлы Бөкәш ветеринария участогы табибы Нәкыйп Гарипов килеп йөрсә, хәзер фермер үз ветеринария табибын булдыруга ирешкән.

    Иң әһәмиятлесе, егеткә авылдашлары да төрле яклап булышалар, әнә бик күпләр үзләренең пай җирләрен аңа ышанып тапшырганнар. Бу җәй игенчелек өчен бик үк куанычлы булмаса да уңышлары да елына күрә борчылырлык түгел. Ашлык запасы үзләренә җитәрлек күләмдә хәстәрләнгән, кирәк кадәр  чәчүлек орлык салынган. Ул үз авылларындагы 68 гаиләне  файдаланган җир пайлары өчен икмәк белән тәэмин итәргә өлгергән. Хуҗалыкта маллар өчен кыш чыгарга җитәрлек күләмдә азык запасы туплый алганнар. Сенаж салганнар, 500 рулон печән әзерләп өйгәннәр. Бу олы эштән фермерның улы Данир да читтә калмаган. Егет әтисенә шулай һәр елда бик теләп булыша икән. Шәһәрдә яшәсә дә авыл тормышын үз итә ул.

    Фермерның киләчәктә тагын да матур, күркәм уй-планнары бар. Ул үзенең туган төбәген матурлау, социаль йөзен үзгәртү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә омтыла. Кызганычка каршы, бүген шушы авылда яшим, эшлим дип ашкынып торучы яшьләр генә елдан-ел кимү ягына бара. Шуңа фермер авылны беркадәр тотрыклы яшәтү, аны хезмәт сөючән хезмәткәрләр белән тулыландырам дигән изге нияттән, бу ел башларында ике гаиләне кайтаруга ирешкән. Аларның берсенә авыл уртасындагы йортны сатып алып аны төзекләндергән һәм көндәлектә кирәкле җиһазлар белән тәэмин итеп яңа  кайткан гаиләне урнаштырган. Алар икесе дә хуҗалыкта хезмәт куялар. Ирле-хатынлы Шәмсетдиновлар бирегә Кайбыч районыннан күченеп кайтканнар. Ире Илнур тракторда эшләп үзен уңай яктан күрсәтергә дә өлгергән. Ә менә Альбина белгечлеге буенча фельдшер. Аңа бүген ветеринария табибы, көтүне яңарту белгече һәм терлекче, бозау караучы хезмәтләрен дә башкарырга туры килә. Альбина авылны, аның ярдәмчел халкын да үз итеп өлгергән. Үзе дә авыл җирендә туып үскәнгә терлекчелек хезмәтен яратып башкара.

     Ә менә икенче бер гаилә - Шамил Җәләловлар вакытлыча булса да торак белән тәэмин ителгәннәр. Җәләловларның  да биредә эшләве һәм яшәве күңелләренә хуш килгән. Алар  озак еллар дәвамында читтә хезмәт куйганнар. Туган якларына кайту һәм яшәү өчен Таулар авылын сайлап ялгышмауларын белдерделәр. Фермер әнә шулай килеп туган көндәлек проблемаларны уңай хәл итәргә омтыла, һәркемгә ярдәм кулын суза. Бүген чын мәгънәсендә аны авылның тоткасы дип атарга тулы җирлек бар.

    Идрис Аметов

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама