Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • «Җиләк быел күп», ди Масловка авылында яшәүче Мәймүнә Моталлапова

    Редакциядә иртәнге киңәшмәгә җыелдык. Газетаның киләсе санын планлаштырабыз. “Җиләк-җимеш вакыты җитә. Бакчачы турында язма әзерләргә иде”, диде мөхәрриребез. Шул минутта ук социаль челтәрләрдә, республика гәҗитләрендә әледән-әле киңәшләре белән күренеп алган Мәймүнә апабыз искә төште.  Берничә минуттан безнең машина инде Масловка авылына юл тоткан иде.

    Масловка диюгә, җиләкле, алмалы бакчалар күз алдына килә. Гектарларга сузылган бакча 80 нче елларда бик күпләрне эшле, ашлы итте. Ни кызганыч, бүген ул җирләрне танырлык түгел: җимеш агачлары тамырдан юкка чыгарылган, җирләр сукаланып анда иген чәчелгән. Кайчакларда замана кырыслыгы җанга да кагыла икән, алмалы елларны сагынган күңел эчтән генә сыкрап куйды. Ә авыл элеккечә матур, төзек, яңа йортлар калыккан. 
    Үзәктәге ике катлы йорт каршына туктауга Мәймүнә ханымны танып алдык. Йорт каршындагы чәчәкләр арасында эшләгән чагы иде аның. Һәрвакыттагыча йөзе көләч, күңеле шат. Аллы-гөлле чәчәкләр дөньясыннан арынып каршыбызга чыкты. Һәм без бергәләп аларның дачасына – читтәге бакчага киттек.
    Адәм баласы күңеле яткан эш белән шөгыльләнсә генә хезмәттә үзенең бәхетен таба. Тумышы белән Күгәрчен авылыннан булган Мәймүнә апа Моталлапова да Масловканың алма бакчасында эшләгән чакларын искә алды. Күңеле белән бакчачылык шөгыленә, җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерүгә шул чакларда ук тартыла ул.
    –Без монда 1991 елда Нармонкадан кайтып урнаштык. Совхоз квартира бирде. Ирем Рәфхәт тракторда эшләсә, үзем алма бакчасында хезмәт куйдым. Төрле сорттагы җиләк-җимешләрне үстерергә электән үк ярата идем. Шуңа күрә дача участогын алгач җаным теләгән эшкә керештем. Китаплардан укып, гәҗит-журналлар аша танышып почта аркылы җимеш орлыклары, үсентеләре кайтарттым. Әнә шуның белән башладык эшне, – ди ул.
    Ә бакча, чыннан да, искиткеч. Һәр җирдә тәртип, чисталык, ялгыш кына да бер чүп үләнен күрмәссең. Рәт-рәт тезелгән җимеш агачларының, куакларның, җиләкләрнең нинди генә төре юк! Үзебездә үсә торганнардан тыш читтән кайтартылганнары белән кызыксынам.
    –Менә монысы абрикос. Узган ел җимешен биргән иде, быел салкын алдымы соң, никтер чәчәкләре коелды. Шулай да бик матур утыра әле. Ә бусы, киви. Анысын да авыз иттек. Кибетләрдәге кебек эре булып өлгермәсә дә тәме белән охшаш.  Менә бу берничә ел элек кенә утыртылган – әстерхан чикләвеге агачы. Яшь булгангадыр, чәчәк атмады әле. Аның каравы үзебездә үсә торган урман чикләвегенең уңышы күп булырга тиеш. Менә күрегез әле, – диде ул, биек булып үскән агачның вак булып кына төртеп килгән чикләвекләренә күрсәтеп. –Ә болары, янәшәдә – кызыл, сары сливалар. Аннан арырак  алмагачлар, черешня, виноград, чия, каштан, андыз, эхинация...

    (Тулысынча газетадан укый аласыз)

    Фәрвәз Каюмова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама