Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Идрис Аметов: " Язмыш җилләре кайсы тарафларга гына ташламасын,  аның гомере зая үтмәгән"

     Районыбызның социаль-икътисадый үсеше өчен үзләреннән зур өлеш керткән җитәкчеләр, производствода, басу-кырларда алны-ялны белми эшләгән хезмәт ветераннарының яшь буынга җиткерер сүзләре, искә алып сөйләрлек хатирәләре байтак.

    Котлы Бөкәш авылында яшәүче Хәким Хәйрулла улы Кәримуллин турында язарга алынуым да аның хезмәт тәҗрибәсен уртаклашу, тормыш юлын газета укучыларга җиткерүдән иде.

    Тәберде Чаллысы авылында ишле гаиләдә туып үскән егеткә бик кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Бөек Ватан сугышыннан исән-имин кайткан әтисе Хәйрулла абзый гаиләсен, балаларын сау-сәламәт үстерим дип колхозда атлар карый. Өлкәннәр янәшәсендә кечкенәдән авыл хезмәте белән чыныгып үскән малайга әти-әни кочагында урта белем алырга туры килми. Мәктәптә җиденче сыйныфны тәмамлагач та ул колхозда хезмәт куя. Ару-талуны белмичә зур тырышлыклар куеп эшләгән, булдыклы егетләрне  сайлап алып, ул вакытларда хуҗалык җитәкчеләре тракторчылар курсына укырга җибәрә торган булалар.  Усад авылында алты айлык курсларны уңышлы төстә тәмамлап рәхәтләнеп тракторда эшләрмен, әти-әнинең авыр хезмәтен беркадәр җиңеләйтермен, дигән изге уйлар белән кайткан егетне комсомолның район комитетына чакыртып алалар. Шулай итеп аңа ике ел дәвамында, ул елларда нык популярлашып киткән чирәм җирләрне эшкәртүдә катнашырга туры килә. Аннан кыска вакытлы ялга кайткач, озак та үтми, хәрби хезмәткә чакырып алалар. Үзенең гражданлык бурычын үтәп кайткан егетне Калинин исемендәге колхозга тракторчы итеп кабул итәләр. Ерак Алтай ягында бай тәҗрибә тупларга өлгергән егет биредә берничә ел тракторда җир эшкәртә, чәчү чәчә. Шуннан соң һич уйламаганда аңа яңа оештырылган комплекслы бригада җитәкләүне ышанып тапшыралар. Уңышлар озак көттерми, күрше-тирә хуҗалыклар арасында алдынгылар сафына чыгалар. Әнә шушы хезмәтләрен күреп аны партия сафларына кабул итәләр һәм производстводан аерылмыйча Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга юллама бирәләр. Ә инде кулына диплом алып кайткач аны Үсәли “Сельхозтехника”сына механик итеп билгелиләр. Ул күбрәк районыбыз хуҗалыкларына хезмәт күрсәтә. Калинин исемендәге, “Победа” колхозларына, “Социализм” совхозына барып техниканың көйле эшләвен тәэмин итүдә катнаша. Егетнең көн-төн районыбыз хуҗалыкларын иңләп, авыл хуҗалыгы машиналарының тотрыксыз эшләүләрен тәэмин итүдә күрсәткән үҗәтлеген күреп, аны  Кызыл Йолдыз районы партия комитеты аппаратына инструктор итеп чакыралар. Шул рәвешле җитәкчелекнең сынавын уңышлы үткәч, Котлы Бөкәштәге шактый авыр хәлдәге  МТСка директор итеп билгелиләр үзен. Монда хәлләр чыннан да шәптән булмый. Бүрәнәләрдән салынган иске бер йортта бухгалтерия, директор бүлмәсе, остаханә урнашкан. Ә производствоны көйле алып барырга кирәк. Механизаторларның техниканы ел әйләнәсе диярлек ачык һавада ремонтлап газап чигүләрен тыныч кына күзәтә алмаган җитәкче, бар тырышлыгын куеп производство биналарын торгызу эшенә керешә. Биредә берничә ел эшләгәннән соң аңа Балык Бистәсе “Сельхозтехника”сы филиалы булган Котлы Бөкәш участогын ышанып тапшыралар.  Монда да хәлләр МТСтан ким булмый, биредә ул иң элек ышанычлы һәм эш сөючән җирле кадрлар туплау мәсьәләсен куя. Беренче көннән үк мәктәптә авыл хуҗалыгы техникаларын өйрәтүче оста белгеч Камил Кашаповны баш инженер итеп ала. Аннан соң җирле белгечләрне әкренләп районыбызга кайтаруга ирешә.Техниканы яхшы белгән эшче-хезмәткәрләр туплаганда  алар өчен торак йортлар җиткезергә кирәклеген аңлый. Җирле СМУ җитәкчесе Роберт Нигъмәтҗанов белән бергәләшеп гаражлар, ягулык салу пункты, котельный, ашханә белән бергә ике катлы контора бинасы, эшче хезмәткәрләргә торак йортлар җиткерәләр. Авыл хуҗалыгы машиналары, сугару җайланмаларын төзекләндерү өчен остаханә төзелә. Бу эшләр дә җиңел генә бармый, төзү материалларын министрлыклар аша юллап кайту нык кыенлаша. Котлы Бөкәшнең тирә ягы урманнар белән уратылса да яхшы агач табу олы проблемага әйләнә. Ул район җитәкчелеге белән киңәшләшеп әнә шундый катлаулы мәсьәләләрне уңай хәл итү юлларын таба. Көннәрнең берендә олы гараж төзелешенең кызган бер вакытында Казан шәһәреннән килгән берничә җитәкчене ияртеп, ул вакыттагы район комитетының беренче секретаре Василий Яковлевич Корнеев килеп төшә. Алар иң элек производство базасы белән танышып чыгалар. Яңа төзелеп килә торган биналарны карыйлар. Хәтта, шактый биек остаханәнең түбәсенә менүдән дә тукталып калмыйлар. Ә өстән барысы да яхшы күренә. Шул вакыт район башлыгы үз юлдашлары белән таныштырып: “Бездән нинди ярдәм таләп ителә?”, дип алдан сөйләшенгәнчә үз сүзен әйтеп куя. Ә Казан кунаклары  - Татарстан Урман хуҗалыгы министры Гурьев белән республика мелиорациясе җитәкчесе Шәймиев булалар. Шул визитларыннан соң алар гараж түбәсен ябуда һәм нарат агачы материалларын юллап алуда зур ярдәм күрсәтәләр. Алар белән эшлекле элемтә озак еллар өзелми, дәвам итә.

    Тулысынча диярлек төзеп сафка бастырган “Сельхозтехника” берләшмәсендә озаклап эшләргә генә бирмиләр аңа. 1982 елда район җитәкчелеге аны, ул вакытларда шактый артта сөйрәлүче, халык телендә “район капкасы”, дип йөртелүче “Кама” колхозына рәис итеп күчерә. Биредә дә производство биналары торгызуны уңышлы төстә дәвам иттерә ул. Иң элек Котлы Бөкәштәге СМУ  төсле, биредә дә Балык Бистәсе ПМК-7 нең филиалын оештырып аңа авыл кешеләреннән торган төзүчеләр бригадасы оештыруга ирешә. Алар ярдәме белән ындыр табагы, ашлык саклау складлары җиткерелә. Терлекчелек биналары, ремонт остаханәләре төзекләндерелә. Берүк вакытта хуҗалыкны көйле алып бару ниятеннән, үз тирәсенә Гыйматдин Әльмиев, Илгизәр Гайнетдинов, Рөстәм Фәсхетдинов, Мәҗит Хәйретдинов, Фәрит Садриев, Илшат Хәсәнов кебек көчле белгечләрне һәм бригада җитәкчесе Наил Билалов төсле сәләтле егетләрне тартуга ирешә. Шуннан соң хуҗалыкны ныклап торгызу максатыннан эш сөючән хезмәткәрләр туплауга җиң сызганып алына. Моның өчен ул беренче чиратта яшьләрне шәһәргә китүдән туктату максатыннан коммуналь уңайлыклары булган торак йортлар төзелешен башлап җибәрә. Авыл читендә Яшьләр һәм Яңа-1,Яңа-2 урамнары барлыкка килә. Җимерелеп баручы йортта яшәүче кайбер гаиләләрне дә яңа йортлы итә җитәкче. Нәкъ шул вакытларда районыбызда беренчеләрдән булып район газ  службасы җитәкчесе Шамил Закиров белән алар авылга газ тоташтыру кебек олы эшне башлап җибәрәләр. Бер үк вакытта су үткәргечләр  сузуны да тормышка ашыралар. Авылның социаль йөзен  үзгәртү белән бергә хуҗалык та күп төрле күрсәткечләр буенча нык алга китә. Олы Елга һәм күрше Казаклар авылы мәчетләрен торгызуда да аның хезмәт өлеше зур була. 

     Хуҗалык ул елларда терлекчелек, игенчелек буенча да мактала. Яңа технологияләр беренче булып биредә кулланышка керә. Район, республика, хәтта Бөтенрәсәй семинарлары  гөрләп үтә. Бүгенгесе көнне дә бу хуҗалыкның көйле эшләвендә районыбызның легендар җитәкчесе, мактаулы хезмәт ветераны Хәким Хәйрулла улы Кәримуллинның саллы өлеше кергән. Бер сүз белән әйткәндә, язмыш җилләре кайсы тарафларга гына ташламасын,  аның гомере зая үтмәгән. Олы Елга авылы халкы өчен дә күп нәрсәләр эшләгән олы шәхес ул, аның кылган изге гамәлләре әле халык күңелендә озак сакланыр.

    Идрис Аметов

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама