Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым»

    Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.

     Ул Барый абый белән Оркыя апаның сигез балалы гаиләсендә икенчесе булып дөньяга килә. Малай кечкенәдән әтисе янында кайнаша. Тракторның һәр детален тотып карый, аларны ничек төзәтергә икәнлеген күңеленә сеңдерә. Барый абый да малаен яныннан куып җибәрми. Кызыксына, димәк, өйрәнер өчен теләге бар. Эшләгән кеше югалмый, дип фикер йөртә әтисе. Яңа Арыш мәктәбендә укыганда Рәүф абый инде машина, тракторларны үзе йөртә башлый. 15 яшеннән колхозга комбайн ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Ике ел эшләгәннән соң, 1968 нчы елның 27 ноябрендә хәрби хезмәткә алына.
     Армиядән кайткач та күңелен техникага бирә. Трактор белән ул орлык, торф, ашлама ташый, басудан салам да кайтара. Тырыш, уңганлыгын күреп, колхоз рәисе аңа «ДТ-54» тракторын бирә. 44 ел эчендә Рәүф абый дүрт трактор алыштыра.
    -Әлеге эшнең нинди кызыгырлык ягын таптыгыз соң сез? – дип  сорау бирдем, әңгәмәдәшемә.
    -Сез әле яшьләр, 70-80 нче елларны бик белеп тә бетермисездер. Ул вакытта тракторчы һөнәре бик популяр, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булды.  Кулыңда техника булгач, бөтен эшең дә җайлы бара шул. Печән, салам,  утын алып кайтырга да, бакчаны сөрдерергә дә трактор кирәк. Берәүгә дә ялынмыйсың. Мин кечкенәдән шуны күреп үстем. Ничек тә әти-әнигә булышасым килгәндер. Әтинең «уфалла» арбасын тартып йөрүен күреп, тизрәк тракторга утырасы килде. Күңелем дә яткандыр бу эшкә, алай булмаса, эшли дә алмаган булыр идем, – ди Рәүф абый.
    Һәр елны җиңүләр яулап, төрле дәрәҗәдәге медальләргә, мактау кәгазьләренә ия була ул. Бер елны 900 гектар чәчү чәчеп беренче урынга чыга Рәүф абый. Районга чакыртып, тәбрикләү тантанасында суыткыч бүләк итәләр. “500 гектар җир сукалаган вакытлар да булды. Эштән кайтып кергән булмады. Бу бүләкләрне алганда, мин үземнең дөрес юл сайлаганымны, хезмәтем белән авылдашларга кирәклегемне аңладым. Җитәкче кулыннан бүләкләр алганда, һөнәрем белән чынлап торып горурландым”, – ди ул. Техниканың серен, эшнең тәмен белеп хезмәт итә ул.
    -Хыялыма да, һөнәремә дә тугры калдым. Күңелеңне биреп эшләгәндә, авыр эш тә җиңел бирелә. Эшем ансат булды дип әйтә алмыйм, батып калган чаклар да, күпердән төшеп киткән вакытлар да булды. Ходай саклады үземне. Хезмәтемне күрделәр, бәяләделәр. Үземнең кирәклегемне тоеп эшләдем, -ди, әңгәмәдәшем. 
    Авылдашым Зәмзәмия Хөснетдинова Рәүф абый гаиләсен бик яхшы яктан искә алды. “Әтисе Барый абый гомер буе алдынгылар сафында булды, эштән, кырдан кайтып кермәде. Авылың иң алдынгы трактористы иде. Булсын дип тырышып эшләгән кеше ул”, - ди.  
    «Авылда иң беренче булып телевизорлы булган кешеләр алар  иде», - дип искә ала Фәрит  абый. Авыл кешесе җыелышып кино карарга  аларга бара торган булганнар. 
    Рәүф абыйның тормыш иптәше Минзифа апа колхозда төрле  эшләрдә хезмәт куя.  Садыйковлар Илһам, Илфат исемле ике ул һәм Исламия исемле чибәр кыз тәрбияләп үстергәннәр.
    Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, аңлашып яшәүләренә дә  быел 50 ел булган.
    - Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлыгы белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле пар. Бүгенге көндә дә алар  бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалтмыйча,  матур итеп гомер кичерәләр. Әлеге гаиләнең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде. 

    Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
    Яңа Арыш авылы.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама