Авыл җирлеге эшчәнлеге халык белән үзара хезмәттәшлеккә бәйле

Авыллардагы тормыш җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә һәм аларның халык белән үзара хезмәттәшлегенә күп дәрәҗәдә бәйле.
Узган атнада Күки авыл җирлеге Советының 2021 елдагы эшенә йомгак ясалды.
Җирлек башлыгы Альберт Бәдретдинов район җитәкчелеге һәм авылдашлары алдында башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Күки авылында 460 кеше яши.
Узган ел халыктан 160 мең сум үзара салым җыелган, ул республика тарафыннан 480 мең сум күләмендә финансланган.
Бу акчалар контейнер, су насосы, өч урамдагы юлларның торышын яхшырту, җәйге һәм кышкы чорда авыл җирлегендә тәртип саклау өчен файдаланылган.
Ул депутатларга, шулай ук иганәчеләр Фәнис Әлмөхәммәтов, Зөфәр Заһидуллин, Фәрит Сәлахиевка, Кызыл Йолдыз урманчылыгы, «Кулон-Агро» җитәкчеләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен, ә җирлек халкына ышаныч күрсәтеп актив рәвештә ярдәмләшеп эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары И.Фәрзекаев гражданнарның кисәтеп торуга карамастан әле дә таныш булмаган кешеләргә ышануларына һәм алдакчыларның хәйлә-мәкер «тозак»ларына эләгүенә борчылуын белдерде.
- Таныш булмаган телефон номерларына җавап бирмәгез. Бигрәк 495 яки 900 саннарына башланучыларга, шикле смс, сылтамаларны ачмагыз. Үзегезнең банк картасы мәгълүматларын беркемгә дә белдермәгез.
Ул үз сүзләрен конкрет мисаллар белән ныгытты.
Мошенниклар ягыннан психологик йогынтыга дучар булган бер хатын-кыз 4 көн банкоматлар арасында йөреп аларга зур күләмдә акча күчерә.
Икенче берәү дә телефоннан манипуляцияләргә бирелеп, үз куллары белән акчаларын күчерә. Суммалар йөзләгән меңнәрдә исәпләнә. Өченче хатын-кыз картадан акча алынганын белгәч полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң баласының интернет аша уеннар сатып алуы ачыкланган.
Товарларны социаль челтәр аша сатып алганда сак булыгыз.
Әгәр дә чит кешенең банк картасын тапсагыз аны кире хуҗасына кайтарып бирергә тырышыгыз. Аңа товар сатып алу урлашу кебек бәяләнәчәк.
Туганнарыгыз, күршеләрегез, балаларыгызга мошенниклык схемалары турында сөйләгез.
Интернет аша сезнең балаларыгыз кем белән аралаша, нинди операцияләр башкаралар, нинди уеннар белән уйнаулары турында кызыксыныгыз. Уяу булыгыз һәм алданмагыз, - диде ул.
Утырышта авыл халкына көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм ковидка каршы чараларны үтәү кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерделәр.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Таңсылу Минһаҗева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.10900
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.13700
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.12300
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.11500
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!13300
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!20300
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.24600
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.23000
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.36200
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.36600
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.16600
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.24000
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.16600
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.10900
-
20 май 2022 - 08:52Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.9700
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.13700
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.12300
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.11500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика