Зөлфәт Гыйлемханов 25 ел сәүдә өлкәсендә хезмәт куя
Халкыбызның борын-борыннан үз иткән сәүдә хезмәте белән бүген дә әле арабызда уңышлы гына эшләп килүче егетләребез булуы чын-чыннан сөендерә.
Урахча авылында яшәүче Зөлфәт Гыйлемханов белән инде күптәннән таныш булсак та ничектер иркенләп аралашканыбыз булмады. Ул районыбызны бик күп төпле белгечләр белән тәэмин итеп торган данлыклы Күгәрчен авылында гади, эшчән гаиләдә тәрбияләнгән. Әтисе Гомәр абый белән әнисе Зәйтүнә апа, ул чорларда бик күпләр кебек, улларын авыл хуҗалыгы белгече булып күрәселәре килгән. Кече яшьтән үк өлкәннәргә булышып, хуҗалыкларында эшләп зур хезмәт чыныгуы алган егет, мәктәпне тәмамлагач район ярышларында катнашып тәмам дуслашып өлгергән күрше тирә авыл егетләре белән бергәләшеп Әлмәт физкультура техникумына юл тота. Анда әллә инде аларны укырга алырга теләмичә сәбәп табып, кан басымыгыз югары, дигән сылтау белән кайтарып җибәрәләр. Моңарчы әле аның бервакытта да район күләм бәйгеләрдә көрәшеп батыр калып та, сәламәтлегенә зарланганы булмый. Егет бер дә аптырап калмый, район үзәгендәге техник училещега укырга керә. Биредә ир-егет өчен бик кирәкле механизатор һәм автомобиль йөртүче һөнәрләрен үзләштерә. Аны тәмамлагач күрше Урахча авылында кыр эшләрендә катнаша. Үз хезмәтен күңелен биреп башкаруын күргән җитәкчеләр аны совхоз юлламасы белән Буа ветеринария техникумына укырга җибәрәләр. Кайткач яшь белгечкә ул вакыттагы җитәкчеләре Виктор Угаров бер дигән торак йорт тапшыра, шулай итеп ул биредә үз гаиләсен дә корып җибәрә. Совхоз җитәкчеләре кайгыртучанлыгына рәхмәт йөзеннән Зөлфәт монда 15 ел ял-бәйрәмнәр күрмичә нәтиҗәле хезмәт куя. Хәтта, аңа тантаналы төстә, “Районның иң яхшы ветеринария табибы” дигән исемне дә тапшыралар.
Дәвамы газета битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа