Зиннур Сибгатуллин : " Берничә иптәшем белән җир арендалап, шунда икмәк, печән үстереп беренчелеккә чыктык"
“Зиннур абый кебек үз эшен яхшы белүче, җиренә җиткереп башкаручы кеше бик сирәк ул.
Яшь хезмәткәрләрне техника серләренә өйрәтергә, тәҗрибә уртаклашырга ярый әле ул бар”, - дип сөйләп китте беркөнне ирем ишектән керә-керешкә.
Әлеге хөрмәткә лаеклы кеше турында беренче генә сөйләве түгел инде аның. Былтыр да көзге кыр эшләре вакытында «Исмәгыйлов» крестьян-фермер хуҗалыгында төп икмәк суктыручы булып хезмәт куюы хакында хәбәрдар идем.
Кызыксыну хисе мине заманында районның данлыклы урак алдынгысы булган, 43 ел гомерен комбайн, трактор руле артында үткәргән Зиннур абый Сибгатуллиннар йортына алып килде. Сабыр холыклы Зиннур абый һәм ачык йөзле Талия апа белән бер сәгатьлек сөйләшү минем күңелемдә якты хисләр уятты. Ни генә дисәң дә, ихласлык үзенә тарта шул.
Зиннур абый 1954 елның 5 октябрендә районыбызның Олы Елга авылында 3 балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән әтисе янында техника арасында мәш килә. Тик, кызганычка каршы, авылның алдынгы комбайнчысы Мәхмүт абый улына 5 яшь булганда үлеп китә.
Мәктәптә укыганда да Зиннур абый җәйге каникул вакытларында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 8 сыйныфны тәмамлагач Казанда токарь һөнәрен үзләштерә. Аннан соң ике ел солдат хезмәтен машина руле артында үткәрә. Туган авылына әйләнеп кайткач “Кама” колхозына эшкә керә. Анда башта токарь, аннары комбайнчы булып хезмәт куя.
1975 елда авылга китапханәче итеп җибәрелгән Мамадыш районы Иске Комазан авылы кызы Талия апа белән таныша. Өч ел очрашып йөргәннән соң өйләнешәләр. Дөньяга уллары һәм кызлары аваз сала. Бүгенге көндә алар 3 оныкларының яраткан әби-бабасы.
– 43 ел эшләү дәверендә авыр чаклар да, күңелле мизгелләр дә күп булгандыр. Шулай да күңелегезгә уелып калган берәр вакыйга турында сөйләп китегез әле? – дим Зиннур абыйга.
– 1978 ел... “Кама” колхозына кабинасыз яңа “Сибиряк” комбайннары кайтардылар. Үз гомеремдә беренче мәртәбә мин мөстәкыйль рәвештә әлеге комбайннарның берсенә утырдым. Ел бик яңгырлы килгәнлектән, игеннәрне җирләр туңдыргач кына суктырырга туры килде. Бер көнне бер бункер ашлык урабыз, икенче көнне бер-берсенә ябышып каткан ашлыкны ярты көн буе бушатабыз. Шулай да әлеге эшне ерып чыктык без.
Шул елларда район күләмендә беренчеләрдән булып 4-5 комбайнчы егет белән бергә комсомол-яшьләр экипажы оештырып җибәрдек. Берничә иптәшем белән җир арендалап, шунда икмәк, печән үстереп беренчелеккә чыктык, – ди Зиннур абый хатирәләрен барлап.
Бик күп еллар ул район күләмендә комбайнчылар арасында алдынгы рәтләрдә бара. Кышкы айларда трактор белән терлекчелектә хезмәт куя. Буш вакытларында авыл хуҗалыгы машиналарын, техниканы төзекләндерүдә катнаша. Тырыш хезмәте өчен район һәм республика күләмендә бик күп тапкырлар диплом, мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнә.
Халыкта “Чиләгенә күрә капкачы” дигән гыйбарә яши. Зиннур абыйның тормыш иптәше Талия апа да бик уңган, укымышлы кеше. Ул 40 ел гомерен китапханәче һөнәренә багышлый. Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да тик утырмый, бакчасында җиләк-җимешләр, яшелчәләр үстерә. Буш вакытында китаплар, газета-журналлар укырга ярата.
“Кешене хезмәт бизи”, – диләр. Ә мин, әлеге әйтемне бераз үзгәртеп: “Кеше хезмәте белән дөньяны бизи”, - дияр идем. Зиннур абыйның тырышлыгы белән инде ничә кабат игеннәр калкып чыккан, күпме кеше ул җыеп алган ашлыктан хуш исле ризыклар пешергән, күпме кеше аңа күңеленнән рәхмәт сүзләрен яудыргандыр. Игенче һөнәре җир йөзендә иң ихтирамга лаеклы һөнәрләрнең берсе. Чөнки икмәк һәрнәрсәгә баш: кешегә иң кирәкле нәрсә – ул икмәк! Икмәк булмаса, берни булмый!
Сиринә Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа