Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Җыр канатландыра һәм берләштерә

Яңа Арыш авылыннан Рөстәм Гыймадиев турында газетада язган бар иде инде.

 

  Районда ул күп еллар оста умартачы буларак билгеле. Аның тагын бер яраткан шөгыле бар икән, ул җырга гайшыйк. Күптән түгел  Ф.Әхмәдиев исемендәге «Туган як талантлары» район фестивалендә катнаштып Диплом белән бүләкләнде. Гала-концерттан соң без аның белән очрашып сөйләштек.

   - Жырга мәхәббәт Сездә кайчан уянды?

- Барысы да балачактан ук башланды. Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Нажия апаның тавышы бик матур иде. Ул бездә җырга мәхәббәт тәрбияләде. Үсә төшкәч мин профессиональ җырчыларны бик игътибар белән тыңладым, сүзләрен истә калдырдып үзем җырлый идем. Мәктәптә укыган елларда бәйрәмнәрдә, төрле чараларда чыгыш ясадым. Аннары Әтнә техникумына укырга кердем, төрле курс студентлары арасында җыр буенча конкурсларда  катнаштым. Ул елларда техникумда мәдәният юнәлеше бик нык үсеш алган иде. Концертлар белән авылларга, башка районнарга йөри идек.

   «Туган як талантлары» фестиваленә килгәндә, ул искиткеч узды, җырны матур итеп башкаручылар күп. Анда беренче тапкыр гына катнашуым тугел.

   - Җырларны яздыру идеясы ничек барлыкка килде?

 - 50-яшьлек юбилеема якынлашкан вакытта җырларга, сәхнәдә чыгыш ясарга теләк яңадан туды. Иң беренче булып җырны тормыш иптәше Голүсәгә тынлатам. Үзенең киңәшләре белән ул миңа аны камиль дәрәҗәгә җиткерергә ярдәм итә. Яраткан җырларымны Казан студияләренең берсендә яздырам. Жырларымны танышларыма, туганнарыма җибәрәм. Алар үз фикерләрен әйтәләр. Профессиональ җырчылардан Әнвәр Нургалиев башкаруындагы җырларны яратып тыңлыйм.

   Минем олы улым Рузаль да матур җырлый. Ул Казан федераль университетында укыганда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин җитәкчелегендәге татар халык хоры составында катнашты. Алар Казанда бик күп концертлар куйдылар, бөтен коллектив белән Финдяндиягә дә барып кайттылар.

   Җыр канатландыра, кәефне күтәрә, кешеләрне берләштерә һәм якынайта. Мин җырларны руль артында да тыңларга яратам. Җыр ерак араларны җиңеллерәк үтәргә ярдәм итә.

 Тансылу Минһаҗева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев