Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Йорт тирәләрен тәртиптә тотарга кирәк

    Әле шушы көннәрдә генә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин рәислегендә административ комиссия утырышы булды. Тәкъдим ителгән 18 эш буенча утырышка чакырылган кешеләрнең барысы да үз гаепләрен тануларын белдерделәр.

    Балык Бистәсе, Полянка, Олы Елга, Трой Урай, Анатыш авыл җирлекләрендә яшәүче "гаеплеләр" йорт тирәләрен, урамны күп төрле төзелеш материаллары, терлек азыгы, контейнерлар, металл ватыклары өеменнән тиз арада чистартырга ышандырдылар. Бу ел башыннан 8 утырыш булган һәм анда барлыгы 50 гә якын тәртип бозу очраклары тикшерелгән. Гаеплеләргә 100 мең сумнан артык күләмдә штраф санкцияләре кулланылган. Башкаларга сабак өчен, аз сумма түгел бу!
    Идриа Аметов.
    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: йорт
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: