Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Язмышларны бергә бәйләп

    Якташыбыз – Анастасия Федоровна Парфенова үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтте. Әлеге гомер бәйрәмен ул бердәм, дус гаиләсе белән  бергә каршылый.

    Анастасия Федоровнаның  тормыш юлында төп ышанычы, аның җәмәгате Сергей Александрович. 54 ел элек  гаилә корып алар бүген дә матур гомер кичерәләр.  Ә аның нигезе мәхәббәт, үзара ихтирам, бер-берең турында кайгырту.

    Анастасия һәм Сергей Александрович һәрвакыт уртак фикердә булалар. Тормышлары шулай уңышлы, матур истәлекләр белән бай булуына үзләре дә шатланалар.  Тиккә генә алар  бер елны туып, бер үк Парфеновлар фамилиясен йөртмиләр.

    Балачаклары, яшьлек еллары Питрәч районы Княжна авылында үза. Анастасия 8 балалы гаиләдә бишенче булып дөньяга килә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан финанс техникумында белем ала. 11 ел Питрәч районы “Нариман” колхозында икътисадчы булып эшли.

    -Эшем кызыклы булды. Икътисадчы вазыйфасын кертә башлаган еллар иде. Мин гел производствода булдым. Аннан “Сельхозтехника” берләшмәсенең Питрәч, Балык Бистәсе бүлекчәләрендә эшләдем,-дип искә ала  Анастасия Федоровна.

    Сергей Александрович үзләренең бер-берсе белән аралашуларын, яшьлек хисләренең мәхәббәткә әверелүе турында канатланып сөйләде. “Без балачактан бергә булдык, уйнап үстек, мәктәпкә йөрдек. Аннан мин армия сафларына киттем һәм Анастасиямне бик сагындым. Ярату хисләремне белдергән хатларымны берсе артыннан берсен юллый тордым. 1965 нче елда армиядән кайтып Казанда ЭВМ заводына эшкә урнаштым. 1966 елда өйләнгәч туган авылга кайттык. Бер ел әти-әни белән тордык, фатир биргәч аерым яши башладык.

    Сергей  Александровичның хезмәт юлы уңышлы һәм үсештә  була. Башта “Сельхозтехника“ берләшмәсендә шофер булып эшли, техникумга укырга керә, аны бик уңышлы тәмамлап авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар әзерли торган  факультетында белемен арттыруны дәвам итә. Бу белеме карьера үсеше ясарга этәргеч була. 1973 нче елда “Сельхозтехника” берләшмәсенең Питрәч бүлекчәсе управляющие урынбасары булып эшли башлый.

    1980 нче елда Балык Бистәсе бүлекчәсенә эшкә чакыралар. 1982 елда “Сельхозтехника” берләшмәсенең Балык Бистәсе бүлекчәсе управляющие итеп билгеләнә һәм анда 1990 нчы елга кадәр хезмәт куя.

    -  Без Балык Бистәсенә 1980 нче елда күчендек. Ул вакытта хуҗалыкларда машина–трактор паркы  көчле иде. Аның төзеклеген тәэмин итү өстендә даими эш алып барырга туры килде. Район җитәкчелеге карары нигезендә терлек азыгы әзерләү буенча механикалаштырылган  отряд оештырдык, республикада беренчеләрдән булып сенаж башняларын тутыра башладык. 80 машинага исәпләнгән автогараж, торак йортлар, гомуми тулай торак төзелде, Полянка эшчеләр поселогы газлаштырылды. Үзебезне кызганмыйча иртәнге 7 дән кичке сигезгә, кайчакта озаграк та хезмәт куйдык. Яшь кадрлар туплауга игътибар бирдем. Инженер Евгений Сарыков, баш инженер Борис Круглов, кадрлар бүлеге мөдире Михаил Сарыков, куәтле тракторларга техник хезмәт күрсәтү станциясе  начальнигы Анатолий Петряков һәм башкалар ышанычлы таяныч булдылар. Тракторларны алмаштыру фонды булдырылды. Аның буенча трактор ремонтка кабул ителде һәм аның урынына ремонттан чыккан трактор бирелде. Куәтле тракторларга техник хезмәт күрсәтү станциясендә Т-150 тракторының  тизлек үзгәртү тартмасын  (КПП) төзекләндерү буенча специальләштек. Һәр хуҗалыкта трактор һәм машиналарны техник хезмәт күрсәтү пункты ачылды. Бу исә үз чиратында аларның сезонлы эшләрне башкарып чыгуга әзерлеген арттырды,- дип сөйләде ул.

    Сергей Александрович үзенең  бай тәҗрибәсен 1990-1994 нче елларда район башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгәндә дә куллана. Шушы чорда аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

    Алга таба Сергей Александрович район администрациясе башлыгы урынбасары булып билгеләнә. Ул елларда район башлыгы Хатыйп Газизов җитәкчелегендә эшли. Соңрак Сергей Парфенов профессиональ техник училищеда (алга таба лицей булып үзгәртелә) директор булып эшли башлый. Бу өлкәдә ул 16 ел хезмәт куя. “Татарстан Республикасының мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

    “Сезнең тормышыгыздагы иң бәхетле көнегез?”,- дигән сорауга алар: ”Безне кавыштырган олы мәхәббәт хисе,кызларыбыз Алла, Наталья, Светлананың туып, аларның мәктәп һәм югары уку йортларында белем алу чорлары. Тормышыбыз җитеш, оныкларыбызны бик яратабыз. Инде бер оныкчыгыбыз да бар”,- диләр алар.

    - Балаларны  тәрбияләү белән күбрәк мин шөгыльләндем. Сергей эштә озак тоткарланды, киңәшмәләрдә, командировкаларда еш булды. Яшь чакта авырлыклар сизелми. Балаларга белем бирү мөмкинлеге, һөнәр сайлауда булышырга кирәк иде. Барлык кызларыбыз да икътисад белгечлеге алдылар. Алар безнең төп ышанычыбыз. Кирәк-яракларыбызны барлап торалар, чишмә суы алып кайталар. Әтиләре күптән түгел операция кичерде. Җәен миңа бакча эшләрендә булышалар. Сергей туфракны әзерли, башка эшләрне бергәләшеп эшлибез,- ди Анастасия Федоровна.

    Гаилә - тормышыбызның иң әһәмиятле чоры. Парфеновлар үз вакытында гаиләләре бәхетле, балалары белемле булсын өчен бар көчләрен куйганнар һәм бүген шуның җимешен татыйлар.

     

     

    Таңсылу Минһаҗева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама