Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яшьлеккә кайту юк диләр, ә без таптык әмәлен

     Әгәр дә үткәннәргә, бигрәк тә балачакка, яшьлеккә сукмак булса, адәм баласы аңа тузан да кундырмас, такырайтып бетерер иде. Хәер, үткәннәргә кайтуның бер юлы бар анысы. Ул-очрашулар. Менә аларда, хатирә-истәлекләрдә генә булса да, ак томаннар артында калган балачакка, яшьлеккә кайтып, яшәреп, икенче очрашуларга кадәр җитәрлек көч-дәрт алып китәргә була.

      Шуны белгәннәр мондый очрашуларны көтеп ала, аңа озаклап әзерләнә һәм ашкынып бара. Күптән түгел генә менә шундый очрашу, безнең китапханәбездә булып үтте, берничә ел элек күңелебездә йөргән әлеге очрашу төрле хәлләр аркасында тоткарланып килде, яңа елга кадәр планлаштырылганы да җитди сәбәпләр аркасында үтми калды...Һәм ниһаять насыйп булды күңелләребезне алгысыткан, дулкынландыргыч ул көн.

    Әй, балачак, матур балачак, хәтерләрдә мәңге калачак. Әлеге шигырь юллары, балачак гомерен узган һәрбер кешенең, балачагы ничек узуына карамастан, балачак гимнына күптән  әйләнде инде. Әйе, без барыбызда балачак иленнән, кешенең гомер юлы шушы илдән башлана. Ул серле илдә һәммәбезнең ваемсыз, самими, бер кайгысыз рәхәт, искиткеч матур  чагыбыз уза, аңа алмашка гүзәл, чәчәк кебек яшьлеге килә, ә аннан соң...

    Мәктәпне тәмамлап төрлебез төрле якка сибелгәч, аралар ерагайды билгеле. Гаиләле булдык, дөнья мәшәкате артыбыздан куа торды, балалар үсеп җитте, әбиләр, дәү әниләр булдык һәм яңа гына гомер көзебезгә аяк бастык.  Шушы үткән гомеребезнең  иң матур,  күңелле һәм рәхәт чаклары безнең дә балачагыбызга, яшьлегебезгә туры килгән  икән шул. Үткәннәргә борылып карасаң иң элек шул чор вакыйгалары, хатирәләре  искә төшә, чөнки алары күңел түренә “языла” башлаган  мәңге онытылмас тәүге “язмалар” бит.

    Әнә шул чор безнең һәммәбезнеке дә уртак иде: барыбыз да әти-әниле кызлар идек, алар да һәммәбезнеке дә гади кешеләр булдылар, без  барыбыз да бер төрле киендек, бер төрле тукландык, бер үк чишмә суларын эчеп үстек, бер үк мәктәпләрдә укып, бер үк сукмаклардан йөрдек, кыскасы, бер үк мохиттә яшәдек.  Мин үзем ике урамлы, ике очлы кыз булып үстем, ике якны да “арҗак”  дип атап йөрдем. Өченче класска кадәр Ямаш ягы очындагы, аннан соң Зәңгәр-Күл ягы очындагы кызлар белән үсәргә туры килде. Ике оч өчен дә мин ят булмадым, кызлар мине үзләренеке итеп кабул иттеләр, дуслар булдык, кич утырулар, бергә уйнаулар, бер-беребездә куна калулар башланды. Әнә шулай авылны икегә бүлеп торган күпер янына, без яңадан үзебез өчен ныклы дуслык күпере салдык. Кунак кызларыбыз әйткәнчә, без бик тату, дус булдык. Үпкәләшү-әрепләшүләр арабызда булмады, укыдык та, уйнадык та, эшләдек тә, без ничектер үзгә идек сыман, гаиләләребез дә ишле иде, унөч гаиләгә илле җиде бала аз түгел билгеле, алар белән дә уртак тел таба белгәнбез бит.

    Кеше гомере- үзе бер китап, дигән гыйбарә йори бит халык телендә, бәйрәмебез дә китап бүлекләре сыман,  берничә бүлектән торды. Һәр бүлекнең үз темасы, ә темалар шактый күп иде, хатирәләр берсе артыннан берсе ялгана торды, бүлек араларында балачак уеннары: шакмаклы, сызык бутыйлы, җенле, капкалы, скакалкага бәйле уеннар уйналды. Буыннар ныклыгын югалтмаган икән эле, спорт ярышларында катнашырлыклары бар икән кызларыбызның. Йолаларыбыз, уен җырларыбыз рәтенә караган яшьлектәге такмакларыбыз да онытылмаган, өздерде генә кунаклар. Аерым гына җырлаучыларны тыңлаганда сагышлану-моңлану үзенекен итте әлбәттә, күзләребез дымланмый калмады. Очрашуыбыз темасын  ачып сала торган яшьлегебез җырлары иде шул алар. Халилова Гөлсинә башкаруында Г.Рәхим сүзләренә, Г.Ильясов көенә иҗат ителгән “Оныттың бугай”, Мөбәракшина Нүрзия башкаруында Н.Касыймов сүзләренә, З.Хәйретдинов иҗат иткән “Су буенда учак яна”, Ахмадиева Резидә башкаруындагы Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” пьесасыннан “Галия” җырлары хушларыбызны алды, бу аларның “үз” җырлары иде, элеккедән дә матурырак, моңлырак, үтемлерәк булып яңгырады ул җырлар. Башкалар тарафыннан телгә алынган, онытылган һәм онытылмаган хәтер-хатирәләр күңелләребезне айкады, җаннарыбызны изрәтте. Алар үзләре дә нәкъ элеккечә, шундый самими, эчкерсез, шундый назлы һәм йомшак булдылар ул көнне, масаю-эреләнү дигән сыйфатлар  ят иде шул безгә... Инде арабызда булмаган яшьтәшләребезне, әти-әниләребезне, ул вакытларда безгә бигрәк тә якын булган күрше әби-бабаларыбызны телгә алуыбыз да, алар рухына дога булып барып ирешкәндер дигән теләктә калдык без. Кичәбез ахырына якынлашканда, читтән торып кына Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис белән бәхәскә керергә туры килде бит эле ( шаярту билгеле), безнең халык:-яшьлегемә кире кайтыр идем, кире кайта торган юл булса,-” дип җырлап йөргәндә, тота да ул  “Кире кайтмас идем яшьлеккә” диеп шигырь яза.

    Мин яшьлеккә кире кайтмас идем, хәтта кире кайтып булса да...

    Ике гомер бер кешегә-артык, юк кирәкми таныш бусага...

    Юк, без алай димәдек, бер дә артык булмас иде, киресенчә, андый мөмкинлек булса, урау юллар аша, азга гына булса да, кайтып килер идек әле  бик күп еллар элек артта калган онытылмас  яшьлегебезгә, дигән фикердә калдык. Быел зур дата, ТАССРның 100 еллыгы, димәк, безнең дә бу датага өлешебез кергән, үз урыныбыз бар дигән сүз...

    Төн якынлашып кайтыр чак җитте, әмма безгә вакыт җитмәде, яшьлек йомгагы сүтелеп бетмәде... Кабат очрашуларга өметләнеп саубуллашырга туры килде.

      Юлсубино, Минеханова Нәзирә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама