Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яшь балыкбистәлеләргә паспортлар тапшырылды (ФОТО)

    Балык бистәсе туган якны өйрәнү музеенда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Татарстанда музей язы-2015" акциясе кысаларында "Я граҗданин России: мин Татарстан баласы" дип исемләнгән чара үткәрелде.

    Музей һәм Балык бистәсе территориаль миграцион служба хезмәткәрләре оештырган бу чарага 14 яше тулган үсмерләр,кызлар, аларның әти-әниләре чакырылганнар иде.

    Музей хезмәткәрләре яшь граҗданнар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүгә өлеш керткән якташлар турында документларга, дәһшәтле еллардан сакланган әйберләргә таянып кызыклы экскурсия үткәрделәр.

    Территориаль миграция службасы начальнигы Әлфия Әлмөхәммәтова яшь граҗданнарга тантаналы шартларда паспортлар тапшырды. Музей директоры Гөлфия Гарипова истәлекле бүләкләр бирде. Кулларына яңа паспортлар алган яшьләргә бик күп изге теләкләр әйтелде бу көнне.

    Бу чараның матур бер традициягә әверелеп,алга таба дәвам итүен телик.

    Илгиз Җамалиев.

    Илгиз Җамалиев фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: