Яңа Сала авылы клубында авылдашларыбыз Тәлгать Мотыйгуллин белән Нурулла Гарифның "Без үскәндә үскән идек" дип аталган китапларын тәкъдир итү кичәсе булып узды
Шушы көннәрдә Яңа Сала авылы клубында авылдашларыбыз Тәлгать Мотыйгуллин белән Нурулла Гарифның "Без үскәндә үскән идек" дип аталган китапларын тәкъдир итү кичәсе булып узды.
Кичәне районыбыз мөхтәсибе Рамазан хәзрәт азан әйтеп башлап җибәрде, Коръән аятьләре укып дога кылды һәм тамашачыга үтемле вәгазьләрен җиткерде.
Сәхнәбез түренә китапның авторлары - авылыбыз эшмәкәре Тәлгать Мотыйгуллин һәм бүгенге көндә Яңа Сала авылында яшәп, туган халкына армый-талмый хезмәт итүче якташыбыз, укытучы, танылган тарихчы, археолог, тарих фәннәре кандидатыНурулла Гариф чакырылды.
Алар китапның язылу тарихы белән тирәнтен таныштырып үттеләр.
Анда авылыбызның үткәне, хәзергесе, Тәлгать Мотыйгуллинның балачагы, үсмер еллары, тормышында күргән гыйбрәтле, сөенечле, моңсу истәлекләре туплап бирелгән. Әнисе Таһирә апага багышланган истәлекләр укучыны китапның башыннан ахырына кадәр озата бара. Җор да, зирәк тә, акыллы, уңган-булган, туры сүзле Таһирә апаны авылдашлары әле дә яхшы хәтерлиләр, сагынып искә алалар. Әтиләре бик яшьли фаҗигале төстә үлеп китә. Биш баланы ялгызы үстерергә туры килә Таһирә апага. Ата урынына да, ана урынына да була ул. Балаларын эшкә өйрәтә, барысы да тормышта үз юлларын табалар. Әтисез үткән балачак, кимсенүләр Тәлгать абыйны иртә олыгайта. Яшьтән кул арасына керә ул, әнисенең киңәшләре, тормыш дәресләре аны яшәргә, кыен хәлләрдә дә югалып калмаска өйрәтә.
Кичәдә Тәлгать абыйның туганнары, сыйныфташлары, авыл халкы, килгән кунаклар бик теләп катнашты. Алар арасында Балык Бистәсе мөхтәсибе Рамазан хәзрәт, Госман Әгъзәмов, Тәлгать абыйны укыткан ветеран-укытучы Гөлсинә Саттарова, Хәтимә Фәхретдинова, авылыбыз остабикәсе Флера Шаһвәлиева, тыл ветераны Рәхилә Шәйдуллина, гомер буе механизатор булып эшләгән авылдашыбыз Морзахан Мөхәммәтҗанов, Мансур Шәйхетдинов, Габдулхак Шиһапов, сыйныфташлары Әсхәт Мөхәммәтшин, Якуб Гайниев, Фәнис Фәрзетдинов, Илшат Хафизов, Шамил Хәйриевлар бар иде. Алар үзләренең чыгышларында китапка карата фикерләрен җиткерделәр һәм авыл тарихына кагылган истәлекләре белән уртаклаштылар. Тәлгать абыйның тормыш иптәше Сөембикә апа үзенең Яңа Салага килен булып төшкән вакытларын, кайнанасы Таһирә апа белән җылы мөнәсәбәтләре һәм Тәлгать абыйның гаилә, туган җанлы булуы хакында, хәтта чит кешеләргә дә ярдәм итеп яшәве турында сөйләде.
Китап авторлары авылдашларыбызны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирделәр. Рәшидә Шәйхетдинова Тәлгать абыйга багышлап язган шигырен укыды. Тамашачы шулай ук авторның «Аккошлар», «Ялгыз нарат», «Эшмәкәр булып киттем мин”, “Күлмәк алып кайткан әни”, “Рәхмәтле мин сиңа язмыш”, “Көрәккә мәдхия”, “Бабайны искә алам мин” , “Депутатлар хыялы” шигырьләрен дә җылы кабул итте.
Авылыбыз талантлары Энҗе Сафина, Илүзә Габдрахманова, Гүзәл Вазикова, Илназ Шәрәфиев башкаруындагы җырлар да кичәгә ямь өстәделәр.
Биектау авылы җирлеге башлыгы Илмир Камалиев китап авторларына, авылдашларга зур рәхмәтен белдерде, матур теләкләрен җиткерде.
Гаиләсе, туганнары өчен генә түгел, авылыбызның яшәеше өчен янып-көеп яшәүче авылдашыбызга бик рәхмәтле халык. Аның күңеле һәрвакыт изгелектә. Язмыш сынауларын кичеп, үз юлыннан горур атлый Тәлгать абый. Әнисенең изге дога-теләкләрендә, ул бүләк иткән якты дөньяның һәр иртәсенә рәхмәт укып, шөкер кылып яши. Ул бит белә: көчле рухлылар һәм изге гамәлләр кылып яшәгән кешеләр генә максатларына ирешәләр, бәхетнең һәм яшәүнең мәгънәсен шунда күрәләр.
Гөлсинә Сәлахиева, Гөлсинә Саттарова.
фото от автора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа