Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яңа Арыш авылыннан Ханиевлар династиясе күпләргә яхшы таныш

    Гүзәлия Ханиева "Азык-төлек корпорациясе" сыер савучысы буларак берничә тапкырлар район сабантуйлары флагын күтәргән хезмәт алдынгысы.

    Илфат Ханиев шулай ук хуҗалыкның ышанычлы тоткасы булган хезмәткәр. Менә бүген инде бу гаиләнең авыл хуҗалыгындагы ышанычлы династия вәкиле-Илназның гамәлләренә күпләр "бишле" билгесе куя. Табигый хәл, бәләкәйдән әти-әнисе янәшәсендә хезмәт тәмен татып үскәнгә, аңа нинди генә эш тә тиз буйсына. Әле кичә генә кебек, фермага тракторда эшләү өчен дип килгән иде. Биш ел сәгатьләр текелдәве сыман, үткән дә киткән. Илназ бүген колллективта "мин сезнеке" дип күкрәк сугарлык хезмәткәр инде.
    Тракторда печән, сенаж, салам төяп утарларга озатып тору аның хәзерге бурычы. Хезмәтен яратканга, җаваплылык тойганга, "булдыклы нәсел" дигән бәһаләмәне тапламаска омтылганга-эшләре дә уң килеп бара. Яшь булса да хезмәттәшләре, җитәкчелекнең ышанычын акларга өлгергән инде ул. Бүгенге көндә хуҗалык район буенча лидерлар рәтендә атлый икән, монда һичшиксез Илназ кебек булдыклы егетләрнең хезмәт өлеше бәхәссез зур.
    Вазыйх Фатыйхов.
    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: авыл
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: