Хуҗалык күрсәткечләре аның хезмәтенә бәйле
Масловка авылы терлекчелек фермасында бүгенгесе көнне бер генә очраклы хезмәткәрне дә очратмассың.
Бирегә килеп чыккач ферма мөдире Татьяна Клементьева безне чирек гасырдан артык инде көтүне яңарту буенча белгеч вазыйфасын күңелен биреп башкаручы Гөлшат Гыймадиева белән таныштырырга ашыкты. Түбән Кама шәһәрендә медицина училищесын тәмамлагач ул туган ягына эшкә кайткан булган. Масловка авылына килеп бер ел чамасы фельдшер вазыйфасын башкарганнан соң, декрет ялындагы хатын янәдән үз эшенә чыккач аны фермага эшкә күчерәләр. Аннары, үзенең төп һөнәре буенча эш урыны сорап аптыратып йөрергә яратмый, җитәкчеләре кая кушсалар җиң сызганып, күңелен биреп шуңа алына торганнардан.
Кешене эш урыны түгел, куйган хезмәте бизи, дип үзе дә хак әйтә. Шулай итеп аңа ул чорларда терлекчелек тармагында мактаулы хезмәткәрләр, район күләмендә берсеннән-берсе мактаулы остазлары, элеккеге ветеринария табибы Ринат Зыятдинов, хисапчы Кадрия Вахитова, ферма мөдире Татьяна Никифорова кебек белгечләр, хезмәт сөючән хезмәткәрләр янәшәсендә шактый зур тырышлыклар куярга туры килә. Иң әһәмиятлесе, ул елларда коллективта кызны бик сөенеп, үз итеп яратып кабул итәләр.Беренче эш көненнән үк бер-берсе белән дус, тату яшиләр, ярдәмләшеп эшлиләр алар. Кешеләргә генә түгел, малларга да ярдәм итә алуына, башкарган хезмәтен тиешенчә бәяли белүләренә нык сөенә.
Гөлшат районыбызга бик күп күренекле шәхесләр биргән, данлыклы Чаллыбаш авылында хезмәт сөючән, Тимерхан абый белән Саимә апа Җиһаншиннар гаиләсендә биш кыз, бер малай арасында тәрбияләнеп үскән. Ул шулай ук Масловка авылына килеп төпләнгәч биредә бик тә тырыш, эшчән һәм әлбәттә инде мактаулы Гыймадиевлар гаиләсенә килен булып төшүенә дә сөенә. Кайнатасы Авзал белән кайнанасы Зәкия озак еллар дәвамында авылда иң алдынгы механизатор һәм мул савым остасы буларак мактаулылар рәтендә булалар. Хәер, үзе дә төшеп калганнардан түгел. Үсмер елларында һәм килен булып төшкәч тә ул елларда һәр гаиләдә диярлек дистәләгән баш терлекләр, савым сыерлары асрап яшәү күпләренең яшәү рәвешенә әйләнгән була. Яшь киленнең кечкенәдән әнисенә, апаларына булышып эшкә өйрәнүе биредә дә бик ярап куя.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа