Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Хезмәт ветераны Анастасия апа Гарипованың балачагы бик авыр чорга туры килгән

Юл буенда үскән агачларның салмак кына яфрак койганнарына, көзнең матурлыгына сокланып районыбызның Шетнево-Тулуш авылына юл тоттык.

Анда безне хезмәт ветераны Анастасия апа Гарипова көтә.
Анастасия апа үзе Теләче районы Талкыш авылында дөньга килгән. Әти-әнисе аны эш сөючән, кешеләрне хөрмәт итәргә, яратырга, һәрбер эшкә җаваплы карарга өйрәтеп үстерәләр.

Әтисе Евдоким абый Никитин Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка китә. “Шул китүдән әти башка әйләнеп кайтмады“, - дип искә ала Анастасия апа. Әнисе гомер буе колхозда төрле эшләрдә эшли. Анастасия апаның балачагы бик авыр чорга туры килә.

-Авылда булган барлык ир-егетләребез сугышка киттеләр. Әниләребез көнне төнгә ялгый-ялгый колхозда эшләделәр. Ашарга юк, коры суда кычыткан ашы пешереп ашый идек.Тормыш ничаклы авыр булса да, безне өмет яшәтте. Сугыш бетәр һәм әти кайтыр да тормышыбыз җиңеләер дип уйладык. Әмма әти кайтмады. Ул миңа кечкенә чагымда ук кызым үсеп, укуны бетергәч укытучы булырсың дигән иде. Мин әтинең гозерен үтәдем. Мәктәпне тәмамлагач Казан шәһәренә барып педагогия училищесында белем алдым һәм юллама белән Олы Әшнәк авыл мәктәбенә укытырга кайттым, - ди Анастасия апа.
Аннары аны Тулуш мәктәбенә немец телен укытырга күчерәләр.
 

Гөлчәчәк Газизова
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса