Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Харис Гыймадиев тормыш юлында югалып калмаган

Кеше язмышлары бер- берсенә охшаш дисәк тә, бармак битендәге сырлар һәрберебезнеке кебек үзгә аерымлыклары да бар.

Юлсубино авылында яшәүче Харис Гыймадиев күрше Мамадыш районы, Шәмәк авылында дөньяга килә.  Язмыш сынаулары иртә сыный башлый аны. Әтисе аңа өч, әнисе ун яшь вакытта бакыйлыкка күчәләр. Алардан калган дүрт ятим бала икешәр булып ике як әби-бабайларда тәрбия алалар. Авылында башлангыч белемне алгач, күрше Түбән Тәкәнеш авылына йөреп укый.
- Абый белән мин әти  ягыннан әбиләрдә тәрбияләндем. Ул да 33 яшендә вафат булды. Без әби, җиңги белән бергә яшәдек. Урта мәктәпне «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләренә тәмамладым. Документларны алдым да Лубян урман хуҗалыгы техникумына  бардым.
1975 нче елда аны уңышлы тәмамлап Башкортстанның Бөрйән районындагы дәүләт  табигать тыюлыгына (заповедник) техник-егерь буларак юллама белән эшкә җибәрделәр. Анда озак эшләргә туры килмәде, армия сафларына чакырдылар. Башта 5,5 ай Псков өлкәсендә учебкада өйрәнү узганнан соң, Литва республикасында урнашкан ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем, - ди ул истәлекләренә бирелеп.
Хезмәтен тәмамлагач Урман хуҗалыгы министрлыгына туган ягында эш  булмасмы дип сорап бара. Аны Яңа Арыш урман хуҗалыгына техник итеп эшкә билгелиләр. Ел ярым эшләгәч яшь белгечне булдыклылыгын күреп Котлы Бөкәшкә җитештерү өлкәсенә күчерәләр. Аннан хезмәт юлы буенча үсеш чоры башлана. Лесничий ярдәмчесе, лесничий. Хезмәте буенча Юлсубино авылында булганда элемтә бүлегендә телефонистка булып эшләүче Саймә исемле кыз белән таныша. Озакламый алар гаилә  коралар, Котлы Бөкәштә яши башлыйлар.Харис Гыймадиевка эшкә башка районга күчәргә тәкъдим итәләр. Тик җәмәгате Саймә белән барысын да уйлаганнан соң алар  безнең районнан чыгып китмәскә карар кылалар.
Шул чорда аны «Татарстан» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Харис Гатиятов хуҗалыкка техника куркынычсызлыгы вазыйфасына эшкә чакыра. Яшь гаилә Юлсубино авылына күченеп кайта. Соңрак аны шул авылның кырчылык бригадасына бригадир итеп билгелиләр. 
8 ел эшли ул әлеге тынгысыз эштә. Кешеләр, җитәкчеләр белән уртак тел таба.
Тормыш, хезмәт юлы үзенең төзәтмәләрен, борылышларын күрсәтә тора.

 

Дәвамын « Авыл офыклары»  газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Нияз Шайдуллин.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса