Харис Гатиятов: «Бик күп эшләр үзара салым акчасына эшләнде»
***
- Харис Хафизович, узган 2022 ел эшчәнлегенә авыл җирлеге депутатлары һәм авыл халкы белән бергәлектә уздырылган җыенда сөйләшү ни турында барды?
- Ел төгәлләнгәч без халык алдында эшләнгән эшләргә, бюджет үтәлеше буенча отчет тотабыз һәм алдагы елларга халык өчен авылны социаль яктан яңартучы күп мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез. Сөйләшеп планлаштырылган эшләребезнең күбесе тормышка ашты һәм аша.
- Авыл җирлегендә яшәүчеләр ничек көн күрәләр, ни белән шөгыльләнәләр?
- Безнең авыл җирлегендә тырыш кешеләр яши. Агымдагы ел башында шәхси хуҗалыкларда 438 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 161 баш савым сыер, 351 баш сарык-кәҗә, 16 баш ат һәм 143 баш умарта семьясы бар. 2022 елда сыер, кәҗә, ат асраган хуҗалыкларга 544800 сум акчалата субсидия бирелде.
Төрле каналлар буенча 3208 центнер сөт, 346 центнер ит сатылды. Сатылган авыл хуҗалыгы продукцияләреннән семья бюджетына 16.370 мең сумга якын акча доходы керде. Сөт бәяләре узган елга караганда бер литрга 3 сум 50 тиенгә артык булу сәбәпле өстәмә рәвештә 1285340 сум акча сыер асраучы хуҗалыкларга таратылды. Республика хөкүмәте тарафыннан бирелгән субсидия белән бергә өстәмә рәвештә 1 млн 831 мең сум акча сыер асраган хуҗалыкларга бирелде.Бер сыерга исәпләгәндә бу 12000 сум туры килә.
- Шәхси хуҗалыклардан тыш башка төрле эшчәнлек алып баручылар бармы?
- Ямаш һәм Юлсубино авылларында эре мөгезле терлек симертү буенча бертуган Әхмәтвәлиевлар һәм Рөстәм Мостафин фермерлык хуҗалыклары эшли. Аларда бүгенгесе көндә 186 баштан артык терлек асрала. 2022 елда яшь фермер Айнур Хәкимов сарык асраучылык һәм кош-корт үстерү буенча фермерлык эшен башлап җибәрде. Терлекчелек биналары салды һәм анда сарыклар асрала.
Моннан тыш бертуган Әхмәтвәлиевлар Ямаш авылында үзләренең фермерлык территориясендә сөт җыйнауны, эшкәртү һәм суытуны оештырып тиешле дәрәҗәдәге сыйфатлы сөтне Казан, Мамадыш, шәһәрләренә озаталар. Көн саен Балык-Бистәсе, Теләче һәм Питрәч районнарына 10 тоннага якын сөт җыйнала һәм эшкәртелеп озатыла. Аларда 5 кешегә эш урыны булдырылды. Үзебездә сөт җыйнау һәм эшкәртү цехы ачылу халыктан сөт сатып алу бәяләрен дә күтәрде. Бүгенгесе көндә 1 литрын 28 сумнан сатып алалар, ә узган ел 26 сум иде.
- Үзара салым белән эшләү сездә дә киң кулланыламы?
- Әйе, 2014 елдан безнең авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум үткәрә башладык. 2014-2022 елларда халыктан 4 млн. 228 мең сум үзара салым акчасы җыйналды, ә республика хөкүмәте моңа өстәп 16 млн 912 мең сум акча бүлеп бирде. Барысы бергә 21 млн. 140 мең сум булды.
-Бу суммалар нинди максатларда тотылды?
- Акчасы булса башкарасы эшләр күп инде. Беренче чиратта авыл халкы өчен кирәк булган һәм аларны борчыган – су кертү, урам юлларына вак таш һәм вакланган асфальт түшәү, тимер-бетон күпер эшләү, урам утларына реконструкция үткәрү, мәдәният йортларына газ кертү, чишмәләрне төзекләндерү, контейнер мәйданчыклары ясау һәм контейнерлар сатып алу, йортларга почта адреслары яздырылган элмә такталар ясату, кышкы чорда урамнарны кардан чистарту кебек зур күләмле эшләр башкара алдык.
- Башкарасы эшләрне планлаштырганда халык фикере исәпкә алынамы?
-Ике авылда үзара салым җыйнау буенча халык җыеннары уздырабыз. Халык җыенында 703 сайлаучының 365 е катнашты. Катнашучылар 100 процент тавыш белән 2022 елда үзара салым акчасына башкарырга эшләрне тәкъдим иттеләр.
- Авыл җирлеге халкының ял итү урыннарын да камилләштерү буенча зур эшләр алып барасыз бугай.
- Тырышып эшләгәннән соң халык ял итәргә дә хаклы. Бу максатларда үзвакытында Ямаш авылында мәдәният йортын яңадан төзү, ә Юлсубино авылындагысын төзекләндерү программаларына кертә алдык.
Юлсубино авылында «Күгәрчен» чишмәсе төзекләндерелде. Ул Сабантуй үткәрелә торган мәйданга якын урнашкан. Шуңа күрә авыл халкын һәм кунакларны да ял итәргә җәлеп итәрлек чишмә һәм матур итеп эшләнгән “Сабантуй” мәйданы булырга тиеш. Моннан тыш 110 ел элек салынган тарихи мәчет һәм Юлсубино мәктәбендә ачылган Татарстанның халык шагыйре, авылдашыбыз Равил Фәйзуллинның музеен истә тотып, алга таба бәлки туристик маршрутлар да оештырылыр.
- Сер түгел, авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча ниндидер чаралар алып бару шактый чыгымнар сорый. Бу мәсьәлә сездә ничек хәл ителә?
Автор Нияз Гарипов.
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа