Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Хәмәтхан абый белән Наилә апа Кәримуллиннар гаиләсендә кунакта булдык

Озак еллар тигез гомер итү - Аллаһы Тәгаләнең бүләге, күпләргә тәтеми торган бәхет ул.

Шушы коннәрдә генә без мәдәният хезмәткәрләре, ярты гасырдан артык (56 ел) иңне-иңгә куеп пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңгән, шатлыкларны, кайгыларны уртак иткән Хәмәтхан абый белән Наилә апа Кәримуллиннар гаиләсендә кунакта булдык.


Аларның гомер тарихларына күз салсаң, үткәннәрен бер генә кәгазь бите дә сыйдыра алмас иде. Шулай да тормыш юллары бик күп шатлык-сөенеч тулы хәлләрне дә, ачы күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган матур парның үткән тормышларына кыскача гына тукталып үтәсе килә. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде биш дистәдән артык гомер үтеп киткән. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә үзе бер мәртәбә.


1968 нче елда Наилә апа Хәмәтхан  абыйлар йортына килен булып төшә. Йорт башлыгы электрик булып, ә Наилә апа колхозда савымчы булып эшкә урнаша. 1970 елда кызлары Фәния, 1972 елда уллары Раил туа, 1977елда  кече уллары Радик туасы көннәрдә гаиләгә олы фаҗига килә. Хәзер төшеп җитәм дип, Ямаш авылына трансформаторда килеп чыккан бер өзеклекне төзекләндерү өчен чыгып киткән Хәмәтхан абыйга тиз генә өенә кайту насыйп булмый, аны электр тогы суга... Ирне Казанга озаталар, Наилә апаны бала тудыру йортына салалар.

Бик авыр көннәр башлана, балаларны күршеләргә калдырып, ире янына хастаханәгә чабулар, яхшы дарулар юнәтүгә киткән кыйммәтле вакытлар, кайткач авыру тәрбияләүләр... Әнә шулай сиксән процент эшкә яраксызлык белән, Хәмәтхан абыйга беренче группа инвалидлык бирелә. Тормыш авырлыгының күбесе Наилә апа өстенә кала, ә ул бирешми, эшкә дә нык, саулыгы да сөбеханаллаһ була, печән вакытларында ярты чүмәләне күтәрә, диләр иде аның хакында. Урак вакытларында амбарда төнге сменаларда эшләгәндә, эш беткәч, кайтканда әзрәк икмәк «чиртә» торган гадәт бар иде бит элек. Шунда ишеткәннәрдән бер өзек: “Хәмәтхан Наиләсенә берчакны бер капчык икмәкне алып кайта аласыңмы, мә, бирәм, ләкин эләкмә, дигән амбар мөдире. Алып кайта алам, эх тә итмим, дигән бу”.
 

Нәзирә Миңнеханова

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса