Хәмәтвәли Шәмсевәлиевның гомер юлы бушка үтмәгән
Күптән түгел үзенең 92 яшен билгеләп үткән Хәмәтвәли ага Шәмсевәлиев Түбән Тегермәнлек авылында, ишле гаиләдә тәрбияләнеп үскән.
Ул чорларда һәр авыл кешесенеке төсле аларның да тормышлары җиңел булмый. Еллар үтеп ачы сугыш чоры авырлыклары күңелдә беркадәр онытыла башлагач ул гаиләсе белән Балык Бистәсенә килеп төпләнә. Үзенең киләчәк тормышы өчен кирәкле һөнәр үзләштерү ниятеннән автомобильчеләр хәзерләү курсларын тәмамлый. Шуннан соң аны район автотранспорт предприятиесенә эшкә чакыралар. Монда, мөгаен, аның укыган елларыннан ук үзен уңай яктан таныта алуының да уңай нәтиҗәсе тими калмагандыр. Техниканы яхшы белүе һәм аны карап сакчыл йөртүен искә алып, яңа кайткан техниканы да күбрәк аңа биргәннәр. Беренче эш көненнән ул биредә ГАЗ-51 автомашинасында хезмәт куя. Аннан соң аңа ГАЗ-53, соңрак ЗИЛ-130 автомашиналарын тапшыралар. Аның кул астында булган техникалары һәрвакыт төзек һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында рейска чыгарга әзер булуының да уңай йогынтысы тими калмый. Әнә шушы күркәм сыйфатлары нәтиҗәсендә аңа район үзәген үстерү, төзекләндерү максатыннан бик күп намуслы, тырыш хезмәт куярга туры килә. Хезмәте исә җитәкчеләр тарафыннан бик күп Мактау кәгазьләре белән бәяләнә. Ул чорларда бердәнбер ышанычлы транспорт чарасы булганлыктан аңа ерак өлкә, республикалардан районыбыз өчен кирәкле төзелеш материаллары һәм агрегат, машина, җайланмалар ташып күп вакытын юлда үткәрергә туры килә.
Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа