Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Хәлил Әсләмов: «Минем өчен ул икенче әни кебек»

Әни - иң кадерле кеше.

 Ул мәңгелеккә күчкәч, йөрәгеңнең бер кисәген алып китә һәм аның белән беркайчан да күрешмәвең, ягымлы һәм кайгыртучан сүзләрен ишетмәвең моңсулыкка сала.
Тәберде Чаллысы авылында яшәүче Галия Гали кызы Минһаҗева Хәлил Гарәфи улы Әсләмов өчен якын кеше. Ул аны күптән, Чиләбе шәһәрендә институтны тәмамлап, Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылына килеп, электр челтәрләре подстанциясендә  мастер булып эшли башлаганнан бирле белә.
 - Мин  ул вакытта районда әле беркемне дә белми идем. Партия җыелышында тегү оешмасы җитәкчесе Галия Минһаҗева белән танышып киттек. Әниемнең исемен йөрткән Галия апа мине кунакка чакырды, ире Әкрам абый, уллары Газинур һәм Равил белән таныштырды. Шул көннән башлап безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы булды. Галия апа миңа һәрьяклап ярдәм итте. Үзем янына әнине алып кайткач, аны әни белән таныштырдым (кызганычка каршы, әни юк инде хәзер). 37 ел бергә аралашып, шатлык һәм кайгы уртаклашып яшибез.      
Күптән түгел Галия апага 85 яшь тулды. Ул ачык елмаюлы гаҗәеп, оптимистик  рухта яшәүче  кеше.   Аңа сокланмыйча мөмкин түгел. Минем өчен ул икенче әни кебек, мин аны шулай атыйм, ә аның өчен мин улы кебек, - ди Хәлил Гарәфи улы.
Юбилей көннәрендә ул аңа үз хисләрен шигъри юллар белән җиткергән.

Әниемә - туган көненә

Халык камусында сүзләр бик аз,
Сөйләр өчен аның хакында.
Балык Бистәсенең Алиһәсе 
- Алмаз кебек йөзек кашында.

Анам төсле күреп киләм монда,
Тарихлары данлы Чаллыга.
Күңел тартылганда шушы якка,
Ерак ара түгел юлчыга.

Ерактан ук урап киләм кайчак,
Элек район булган якларга.
Җан җылысы эзләп килеп керәм,
Киңәш кирәк булган чакларда.

Нинди генә гарасатлар күргән, 
Кызыл капкалы йорт нигезе.
Улым, диеп ихлас каршы ала,
Әйтерсең мин бала игезе.

Мине генә түгел, бик күпләрне 
Сыендыра йомшак, киң күңел.
Бу авылның остабикәсе дә,
Бердәнбере беләм, сер түгел.

Җитәкче дә, акыл бирүче дә,
Мөгаллимә, дус та, күрше дә.
Картаюны белмәс фидакарь җан,
 һәм ахирәт күпме кешегә.

Асыл уллар үстерде ул илгә, 
Оныклары өчен чын өлге.
Туган көне - кунак кабул итә, 
Нигез тулы шатлык, күңелле.

Йөзләрендә кояш уйнап тора,
 Борчуларын бер дә сиздермәс.
Ул хыяллар белән яши белә, 
Беркайчан беркемгә сер бирмәс.

Ераклардан килеп бу якларга, 
Хуҗабикә булып калды ул.
Дөреслекне яклап, хаклап кайчак,
Яшен утларында янды ул.

Бетмәс-төкәнмәс
 көч уйный җанда, 
Бәйрәм ясый белә юктан да. 
Ару-талу, картаюны белми, 
Яралгандыр бәлки уттан да.

Камус* сүзлегеннән табалдыммы, 
Әйтеп биралдыммы тәфсилләп? 
Үзем һаман канатланып йөрим, 
Җаным тулы якты тәэсирләр.
( Рәсимә Гарифуллина тәрҗемәсе)
*Камус - лексикон.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса