Хәйрислам Әхмәтҗанов: “Авыл – безнең яшәешебез, балачагыбыз, яшьлегебез”
Тормышларына канәгать булып, бүгенге көннәренә шөкер итеп яшиләр Күгәрчен авылы уңганнары
Язармын дип күңелемдә күптәннән йөрткән, хезмәтләре белән данланган авылым хөрмәтлеләре алар. Икесе дә гомере буе колхоз эшеннән бушамыйча көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр, тырышлыклары белән ихтирам яулаганнар.
“Авыл – безнең яшәешебез, балачагыбыз, яшьлегебез”, – диделәр беравыздан Хәйрислам белән Рузилә Әхмәтҗановалар.
Сөйләшүебез шул рәвешле башланып китте. Хәтеребез белән 1970-80 нче елларга кайттык. Күгәрчен авылының гөрләп торган чагын, “Россия” колхозында оешкан комсомол-яшьләр бригадасының эшчәнлеген искә алдык. Аларның яшьлеге шул чорларга туры килгән.
-Күңелле чаклар иде ул. Күгәрчен мәктәбендә 10 классны тәмамлагач район үзәгендәге СПТУда 96 сум стипендия алып тракторчы-машинист һөнәренә укыдым. Авылда калам, шунда эшлим дигән уйлар күңелемә береккән булгандыр инде. Шәһәргә тартылмадым. Үкенмим дә. Бүгенге тормышыбызга шөкер итеп яшибез, – ди Хәйрислам абый.
–Авырлыгы күп булса да сагынып сөйләрлеге бар ул елларның. Комсомол, партия дип җан атып йөргән буын бит без. Кайчакларда шулар хакында сөйләшеп утырабыз да үзебез дә шаккатабыз – нинди генә тармакта эш башкарылмасын, барысы да комсомол оешмасы эшчәнлегендә булды. Авылда калучы яшьләр дә күп иде ул вакытларда. Хәер, җитәкчеләр дә шәһәргә җибәрмәс өчен мең төрле сәбәбен табырлар иде, – дип сүзгә кушылды тормыш иптәше Рузилә апа.
Үзе дә комсорг булган ул. Өлкән, урта буын яхшы хәтерлидер, ул чагында һәр колхоз-совхозда, учреждениеләрдә, мәктәпләрдә яшьләр эшләгән, укыган һәр җирдә башлангыч комсомол оешмалары төзелде. Аларны инициативалы, үз артыннан башкаларны да ияртә, яңа эшләргә рухландыра алырлык яшьләр җитәкләде. Язгы чәчү, урып-җыю чорында булдыклы яшьләрдән комсомол-яшьләр агрегатлары төзү дисеңме, басуларга, фермаларга барып, алдынгыларга күчмә кызыл вымпеллар тапшыру, социалистик ярышта җиңүчеләрне хәтта чит илләргә туристлык юлламалары белән бүләкләү – барысы да яшьләргә эшләр өчен бер стимул бирде.
Мәктәптән соң фермага сыер саварга килгән Рузилә Әхмәтҗанова да эштән соң мәдәни кичәләрнең үзәгендә кайнаган. Бер концерт, бәйрәм чарасы да аннан башка узмаган. Авылдашы Хәйрисламны да шул җырлары, ихлас йөрәге белән үзенә гашыйк иткән ул. Ярты гасырга якын тату тормышта яшәүнең серен дә мәхәббәттә, бер-беренә булган тугрылыкта күрә Әхмәтҗановлар.
Автор Фәрвәз Каюмова.
Дәвамын "Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа