Вәливлар гаиләсенең тҗормыш юллары сокланырлык
Бу гаилә үзләренең кешегә карата һәрвакыт ярдәмчел, ачык йөзле, тыйнак булулары белән генә билгеле дисәм, һич кенә дә арттыру булмастыр.
Алар икесе дә районыбызның Югары Тегермәнлек авылында сугыштан соңгы авыр елларда дөньяга килгәннәр. Тик ни гаҗәп, мәктәптә укыган елларында аларның бервакытта да очрашмаулары, бер-берсенә сүз дә әйтмәүләре нык гаҗәпләндерә. Хәер, аның заманасы да ул вакытларда бераз башкачарак иде шул. Тормышлар авыр, ашау-эчү, кием-салым ягы җитешми. Барлык ир-атлар фронтта булганлыктан, балаларга урамда бер-берсе белән аралашып, рәхәтләнеп уйнап йөрүләр сирәк эләгә, барысы да диярлек кечкенәдән тормыш арбасына җигелеп үсәләр, әти-әниләренә, хуҗалык эшләрендә булышалар. Аннары хезмәт ветераннары икесе дә бик кечкенәдән әтиләрен хәтерләмиләр. Икесенең дә әтиләре фронттан кайтмый, шуңа Рәхимулла абый мәктәптә 4 сыйныфны тәмамлагач абыйсы Гариф абыйсы белән Балык Бистәсенә килеп яши башлый. Кечкенәдән аңа җәй айларында абыйсы янәшәсендә заготконторада хезмәт куярга туры килә. Әле 14 яшендә генә булуына карамастан аңа өлкәннәр янәшәсендә үзе төсле берничә малай белән җәй айларында берничәшәр мәртәбә район үзәгеннән Казан шәһәренә терлекләр куып барырга туры килә. Мөгезле эре терлекләрне алып баруы җиңелрәк, ә менә атлар белән хәл бик катлаулырак иде, дип искә ала ветеран. Чөнки алар төрле якка таралып йөгерергә яраталар. Билгеле инде бахбайларны атка атланып куаларга туры килә аларга. Ә атка атланып чабуны кайсы гына авыл малайлары яратмый икән? Әнә шулай балалык еллары да сизелмичә бик тиз узып китә. Балык Бистәсе мәктәбен тәмамлагач ул елларда (авторота) АТП да яшьләрне автомобильчеләр курсына укырга чакыралар. Ул да берничә иптәше белән укырга керә. Шулай итеп егет кулына автомашина белән идарә итү таныклыгы алгач сельпода автомашинада эшли башлый. Балалык елларында якын туганы Гариф абыйсы белән үсүе аңа әтисе белән үскәндәй рәхәт, якын була. Авыр эш серләрен дә бик тиз отып кала ул аннан, төпле киңәшләре белән булыша, тормыш юлында да ышанычлы киңәшчесенә әйләнә ул аның.
Ә инде гаиләсен корырга уйланып йөргәндә абыйсы: “Син, энем, хатыныңны кая алып кайтырга җыенасың соң, тулай тораккамы? Әле анда да сине берәү дә колач җәеп көтеп тормый” - дигән соравы белән телсез калдыра. Шулай итеп Рәхимулла сельподан сәүдә бүлекләренә автомашинасы белән товар ташый башлый. Әкренләп акча җыеп үз йортын булдыру турыда уйлана. Иң элек кирпеч заводы янәшәсендәрәк участок алуга ирешә. Аннары Полянка авылыннан иске агач йорт сатып алып аны сүтеп үз участогына күчереп салуга ирешә.
Монда абыйсы, туганнары, хезмәттәшләре зур ярдәм күрсәтәләр. Бу вакытта аның күңелен ашханәдә эшләүче Рәшидәсе яулап алуга ирешкән була. Үз йортын җиткереп кергәч, 1966 елның көзендә, ул якыннары белән авылга кыз сорарга чыгып китә. Игеннәр җыелып келәтләргә урнаштырылгач кына гөрләтеп туй үткәрү кебек күркәм гадәт яши ул вакытларда. Алар да яңа урында ике бәйрәмне берьюлы гөрләтеп билгеләп үтәләр.
Эш урынында иптәшләре яраталар үзен, ярдәмчел булганы, хезмәтен төгәл башкарганы өчен хөрмәтлиләр. Ышанычлы булганга райпо автогаражында күбесенчә җаваплы рейсларны аңа йөкләргә гадәтләнәләр. Ә ул елларда юллар начар. Яңгырлардан соң бигрәк тә юлда йөрүләре нык авырлаша. Адым саен диярлек юл читләрендә батып калучылар очрый. Менә шундый авыр, аянычлы хәлләр алдында да югалып калмый ул. Кая кушсалар шунда чыгып китә. Аңа берничә мәртәбә Горький, Сарапул автомобиль заводларына барып яңа автомашиналар кайтарырга да туры килә.
Әле дә хәтерендә, 75 нче елларда булса кирәк, аны Украина якларына яңа автомашина артыннан җибәрәләр. Ә ике көннән аларны бер туганнарының туй мәҗлесенә чакырган булалар. Рәшидә апа инде туйга барып булмас, дип иркенләп йорт эшләрен башкарып йөри. Ә Рәхимулла абыйга бер якка самолет белән очарга туры килә. Бәхетенә чират зур булмый. Автомашинаны алып бер кат карап чыккач кайтыр юлга кузгала. Шулай итеп туйга барырга өлгерәләр. Ике тәүлек дигәндә өендә була. Менә шулай һәрвакыт үз эшендә өлгерлек, җитезлек күрсәтә ул. Ерак сәфәргә чыгып китәсе булганда күп очракта юлга иртәрәк кузгалырга тырышуы аңа һәрвакыт уңышлар китерә.
Ә инде йорт-җирен яңартырга уйланып йөри башлагач, аны күршесе, элеккеге кирпеч заводы директоры Фәйзрахман абыйсы Салихов үзе янына эшкә чакыра. Шулай итеп берничә ел дәвамында ул заводта автомашина йөртә. Ул елларда эшләүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан чагыштырмача арзан бәядән генә төзелеш материалларын сатып бирәләр. Ә инде агач материаллары белән ул елларда райтопсбытта эшләүче күршесе Инсаф зур ярдәм күрсәтә. Ул чорларда күршеләр бер-берсе белән якын туганнардай аралашып дус-тату яшиләр.
Тормыш һәм хезмәт юллары аларның күпләр сокланырлык бик матур, үрнәк төстә узган. Рәхимулла абый белән Рәшидә апа Вәлиевлар бер-берсе белән пар килгәннәр. Икесе дә район сәүдә системасында 35 ел хезмәт куеп лаеклы ялга чыкканнар. Ә гаилә коруларына 55 ел тулган. Юбилей артыннан юбилей дигәндәй, район газетасына язылып укуларына да ярты гасырдан артык вакыт үтеп киткән. Алар газетабызны һәр вакыт якын туганнарыдай көтеп алалар. Якын туганнар димәктән, аларның ике кызлары да бүгенгесе көнне Казан шәһәрендә үз гаиләләре белән әти-әниләре төсле матур итеп гомер кичерәләр, өч оныкчыкларын һәрчак сагынып көтеп каршы алалар.
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа