Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Вәфирә Кәримова: " Без күргәнне башка бер кемгә дә күрергә язмасын"

    Буын арты буын алмашыр, ләкин җиңү яулап алган фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә яшәр.

     Вәфирә Кыям кызы Кәримова  - сугыш чоры баласы. Ул 1942 елның 14 нче февралендә  Яңа Арыш авылының гади эшче гаиләсендә туган. Алар 5 бала - 4 кыз һәм 1 малай үсәләр. Әтисе сугышка киткәндә ул  әле тумаган да булган. Әтисенә сугыштан әйләнеп кайтырга насыйп булмый, Вәфирә апа бер тапкыр да аны  күрә алмый. Әнисе ялгызы гына балаларын үстерә.

    Сугышка киткәнче әтисе Кыям абый авылда  колхоз рәисе булып, ә әнисе  төрле эшләрдә эшли. Апалары  үсеп җиткәч, фермада сыер савалар. Әтисе сугышка киткәч барлык ир-ат эшләре абыйсы җилкәсенә төшә.

    Вәфирә апа Яңа Арыш авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем ала. Бик яхшы, тырышып укый. Хәзер дә үзен укыткан укытучыларны  яхшы хәтерли.

    – Беренче укытучым – Надя апа. Хупҗамал апа – химия, Рушания апа – рус теле, Халисә апа  татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыттылар,  - дип искә ала ул. Вәфирә апа мәктәптә пионервожатый булып та эшли.

    Мәктәпне тәмамлауга колхозда төрле эшләр башкара. Аннан фермада сыер савучы булып эшкә керә. Алдынгы савымчы буларак фотосурәте мактау такталарына эленә. Алган бик күп Мактау кәгазьләрен хәзерге көндә дә  оныкларына  күрсәтер өчен саклый. “Элекке елларда эшләгән өчен хезмәт хакын бәйрәм вакытында гына аз-азлап бирә торган иделәр иде”, – дип искә ала ул.

    – Без күргәнне башка бер кемгә дә күрергә язмасын.Илләребез тыныч, матур булып торсын иде,– ди Вәфирә апа.

    Безнең илебезнең горурланып сөйләрлек курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән аналары бар. Илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Әйе, Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар барәбәренә яулана. Быел 75 нче Җиңү язын каршыладык. Тагын  күп дистә еллар үтәр. Буын арты буын алмашыр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Илләребез имин, күкләребез һәрчак аяз булсын!

    Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын!

     

    Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

    фото автордан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама