Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Ватан иминлеге үзәктә

Идрис Аметов Туган илен, яшәгән төбәген, якыннарын, дус-ишләрен чын күңелләреннән яратучылар Ватан иминлеге төшенчәсен бервакытта да истән чыгармыйлар.


Без мондый фикерләрне махсус хәрби операциядән кайтучылардан да еш ишетәбез. Әле шушы көннәрдә генә хәрби хезмәткә узган елның май аенда үз теләге белән контракт төзеп киткән егет белән хәбәрләшкәч тә аннан шундый сүзләр ишеттем. Ул үзенең гражданлык бурычын ике ел дәвамында хәрби һава десанты гаскәрләрендә үти. Аннан кайткач Түбән Кама шәһәренең шин заводына эшкә урнаша. Туган авылына якынрак булыр дигән нияттән, соңрак юл төзелешендә хезмәт куя. Биредә кыска гына вакыт эчендә үзен уңай яктан күрсәткәнлектән аны бригадир итеп билгелиләр.
Кулы эш белгән егет әнә шулай тормышта үз юлын таба. Әмма аның күңеленә әледән-әле планетабызның төрле нокталарында кабатланып торган канлы бәрелешләр тынгылык бирми, тыныч тормышта яшәүче гади гражданнарның, балалар, өлкән яшьтәгеләрнең күпләп һәлак булуларына борчылып яши. Шуңа озак уйлап тормастан контракт төзеп олы абыйсы хезмәт иткән махсус хәрби операция зонасына китеп бара. Тик якын туганы белән генә очрашу насыйп булмый үзенә, аларның подразделениеләрен бөтенләй икенче якка җибәрәләр. Хәрби хезмәттә яхшы әзерлек үткән егетне биредә отделение командиры итеп билгелиләр. Хәрби телдә аны барысы да якын итеп «Татарин» дип йөртәләр. 

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев