Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Валентина Еременко гомер бәйрәмен билгеләп үтте

Районыбыз Агротехникумы директоры Мансур Маннанов якынлашып килүче хисапчылар көне уңаеннан үзләрендә утыз елга якын хезмәт куючы бухгалтерия хезмәткәре турында сөйләвебезне сорагач шунда юл тоттык.

Үз хезмәткәрләре, гомумән коллективы хакында кайгыртучан бу җитәкче безгә үз хезмәткәре  турында бик урынлы тәкъдим ясаган икән бит. Югыйсә, үзенең үтә дә тыйнаклыгы белән иптәшләре, хезмәттәшләре игътибарыннан да читтә калган булыр иде. 
Валентина Викторовна районыбызның Дикое Поле авылында гади колхозчы гаиләсендә үскән. Әтисе Виктор Васильевич гомере буена тимерчелектә, әнисе Александра Никитична авыл кибетендә хезмәт куйганнар. Гаиләдә дүрт малай арасында бердән-бер кыз бала булганга гаиләдә аны барысы да бик яраталар. Әмма, иркә бала булмый ул. Кечкенәдән әти-әнисенең барлык өй эшләре аның җилкәсендә була. Алар абзар тутырып терлек, сыерлар асрыйлар. Әнисе көнозын эштә булганлыктан Валентина өй җыештыру, ризык әзерләү, сыер саву кебек эшләрне үзенең төп вазыйфасы итеп кабул итә. Абыйлары баштагы елларда Бәтке, аннары урта белемне Балык Бистәсе мәктәбенә йөреп укыганда үзенә һәрвакыт күз-колак булалар, үз канатлары астына алалар. Бу күркәм гадәт үскәч тә тукталмый. Урта белем алгач Казанда Индустриаль-педагогия техникумына укырга керә, абыйлары да шунда белем ала. Студент еллары күңелле уза аларның. Уку йорты янәшәсендәге тулай торакта күп вакытларын бергә үткәрәләр алар. Кайбер яшьләр кебек акча кытлыгы, тамак ялгау проблемалары беркайчан да борчымый яшьләрне. Шулай итеп кыз биредә киләчәк тормышы өчен бер дигән- хисапчы һөнәре серләрен үзләштерә. Ул елларның күркәм гадәтләре буенча кыз уку йортын тәмамлап кулына диплом алгач аларны илебезнең төрле почмакларына эшкә билгеләүләр башлана. Курсташ дусты, бик якын иптәш кызын Волгоград шәһәренә җибәрәләр. Ә язмышы аны тагын да ераккарак Себер якларына илтеп ташлый. Әмма ул үзенең ил читендәге Томск өлкәсе һөнәри белем бирү идарәсенә  билгеләнүенә һич кенә дә үкенми. Яшьлек елларында һәммәбез дә романтикага омтылучан булабыз бит. Аннары яңа тормыш юлына аяк басканда яшь белгеч өчен чит җирләрне күрү, башка милләт вәкилләре белән аралашу бик кирәк нәрсә икән. Ул бу хакта еш уйлана, үткән тормыш юлларын, үзенчәлекле хезмәт елларын хәтерендә яңартырга ярата. Иң әһәмиятлесе, тәүге хезмәт көне, шаулы яшьлек елларында үзенә тиң ышанычлы тормыш юлдашын очратып бик матур итеп үз гаиләләрен корып җибәргәнгәмедер ерак Томск өлкәсендәге хезмәт еллары аеруча якын аның өчен. Аннары шушындый дәрәҗәле хезмәт урынында аңа ничек итеп шулай берсеннән-берсе җаваплы һәм җитди вазыйфаларны ышанып тапшыра алганнар икән. Күрәмсең махсус уку йортында белем нигезләрен өйрәтүче укытучылары яхшы әзерлекле булганнардыр инде. Шулай итеп алар туган илебездән еракта тормыш юлдашы Виктор Павлович белән ике кыз үстерәләр. Әле бәлки бүген дә шунда яшәүләрен дәвам иттергән булырлар иде. Әмма, ул чорларда табиблар аларга олы кызларының еш чирләве кырыс табигать шартлары белән бәйле түгелме икән дип, Татарстаныбызга күченеп кайтырга киңәш итәләр. Алар чыннан да хаклы булып чыгалар, бүгенгесе көнне ике кызының да бер дигән гаиләләре бар, балалар үстерәләр. Икесе дә әнисе хезмәтен дәвам иттереп хисапчы булып эшлиләр.
 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса