Үткән юлы – җуелмас тарих
90 яшь… Артка борылып карасаң үтелгәне 9 ел кебек кенә, дияр ул үзе. Әлеге гомергә тормыш авырлыклары, мәшәкате-сөенече – барысы да сыйган.
...Чандыр гына гәүдәле 8-9 яшьләрдәге малай, тырыша-тырыша алма агачыннан кисеп ясалган тарак теши. Уч төпләре кызарып әчетсә дә сиздерми. Тараклар беркадәр җыелгач әнисе аларны Бөкәш базарына сатарга алып барачак, шуңа тырыша ул.
Кечкенә булса да Габдрафыйк белә, әнисенә бер ялгызы 5 бала үстерүе бик кыен. Әтиләрен сугыш тартып алды. Хәзер әнә зуррак балалар тамаклары ач булса да әниләренә сиздермәскә тырышып күз яшен эчкә йоталар, сеңел-энеләренә генә авыр. Эх, азрак үссәме... барысын да үзе эшләр иде ул…
Тормыш авырлыклар алдында сыгылмаска, башкалар алдында сер бирмәскә өйрәтә аны. Габдрафыйк Минвәли улы тора-бара үзлегеннән көянтәләр бөгәргә, ат чаналары ясарга да өйрәнә.
Кеше гомере агымсуга тиң дисәк тә, еллар үзенекен итә: маңгай-йөзләргә тирән буразналар сыза, чәчләргә чал йөгертә. Каршымда утырган Габдрафыйк ага белән үткәннәрне искә алабыз.
–Яшьлегемә кайтыр идем дигән сүзләр җырларда гына җырлана ул.
Нияз Шәйдуллин
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа