Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

«Үткән елларымнан үкенмим»

«Масловский» җәмгыятендә хезмәтем буенча командировкада булганда, мин хуҗалыкның баш инженеры Геннадий Савиновны очраттым һәм аның белән дусларча сөйләшеп алдык.

Без аның белән минем «Анатыш» авыл хуҗалыгы кооперативында баш инженер булып эшләгән чордан ук яхшы  таныш. Ул безнең буыннан үз һөнәренә тугры калган кешеләрнең берсе. Моның, әлбәттә, үз алшартлары бар.

Геннадий эш сөючән, үз эшен яхшы белә. Икенчедән, күп хуҗалыклар эшчәнлекләрен туктаткан үзгәреш елларында, «Масловский» совхозы, директоры Николай Васильевич Андреев җитәкчелегендә милек формасын акционерлык җәмгыятенә үзгәртеп сакланып калды һәм бүген дә ышанычлы рәвештә яхшы күрсәткечләргә ирешә.

- Мин Масловка авылында туып үстем. Әтием күп еллар хуҗалыкта шофер булып эшләде, ә әни башта киномеханик булды, аңа хезмәтләрен бәяләп «Татарстанның атказанган киномеханигы» исеме бирелде, аннары китапханә мөдире булып эшли башлады. Үзем биредә сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, урта белемне Балык Бистәсендә алдым.

Казан авыл хуҗалыгы институтының авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетына укырга кердем. Ике ел укыганнан соң Совет Армиясе сафларына алындым, - ди Геннадий үткәннәрне искә төшереп.

Нияз Шәйдуллин

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса