Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Ульяна Мокеева: » Минем үсемлекләргә һәм хайваннарга мәхәббәтем бәләкәй чактан килә»

Социаль челтәрләрдәге яңалыклар белән танышканда мин Рус Әшнәге авылыннан Ульяна Мокеева фоторәсемнәрен күрдем.

 Аларда бик күп төрле матур чәчәкләр, зур мәйданда урын алган суган уңышына соклануларын белдергән кешеләрнең фикерләре бар. Бу шәхеснең үз хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгәне күренеп тора. Һәм мин аның белән танышырга булдым.
«Килегез, мин һәрвакыт өйдә", диде ул очрашуга ризалашып.
Ульяна үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер, ачык игелекле кеше булып чыкты. Әлбәттә, ул яшелчә һәм җиләк үстерү белән балалар үскәндә, хуҗалык эше белән беррәттән шөгыльләнгән. Тик хәзерге бакча ул чордагыдан нык аерылып тора.
Еллар узгач, тормышка караш һәм тормыш үзе дә үзгәрә. Ульяна белән дә шулай була. Дүрт ел элек ул нык авырып хастаханәгә мөрәҗәгать итә. "Равил Ризванович Зариповка бик рәхмәтлемен. Ул минем хәлемне күреп, шунда ук дөрес диагноз куйды, республика клиник хастаханәсенә шалтыратып кабул итү турында сөйләште. Мине хастаханәгә салдылар, тикшерделәр һәм шунда ук инвалидлык бирделәр», - дип үзе турында сөйли башлады Ульяна.
Бер ел авыр хәлдә яшәп, ул әкренләп үзенең яңа тормышына – тиз талчыгуга, сулышы кысылуга күнегә башлады. Догаларында Ходайдан  алга таба яшәргә көч бирүен сорый…
- Мин зәгыйфь, эшкә яраксыз, якыннарыма комачаулык тудыручы кеше булам дип күз алдына китердем дә, миңа шок булды һәм табибтан ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ул минем авыруым белән күп еллар яшәү мөмкинлеген раслаучы көчле дәлилләр китерде.
Минем мондый халәтем тормышымда нидер үзгәртергә кирәклекне күрсәтте. Буш вакытым күп булды, һәм нигә әле шушы кечкенә җир участогында биолог булу хыялымны тормышка ашырмаска дип уйладым. Кешегә гомер бит шатланып яшәр өчен бирелгән.
- Биологиягә мәхәббәт кайчан туды?
- Минем үсемлекләргә һәм хайваннарга мәхәббәтем бәләкәй чактан килә. Һәрвакыт биолог булырга хыялландым. Мине бу фән белән шөгыльләнүче кешеләр җәлеп итте. Күршедә яшәүче, зур бакчалары булган хатын-кыздан бик күп файдалы мәгълүмат белдем. Ә мәктәптә ботаника өйрәнә башлагач, үземне әкияткә эләккәндәй сиздем.
Шәһәр мәктәбендә белем ала Ульяна. Белемне тиз үзләштерүе белән аерылып тора. Укытучы еш кына аны зоология почмагына әрлән, ташбакалар, попугайлар, 12 аквариумдагы балыкларны тәрбияләргә җибәрә.
Өстәмә белем алу өчен мин китапханәгә йөрдем, китапханәче миңа яшерен генә укытучылар өчен булган китаплар бирә иде. Зур энциклопедияләр минем өчен белем хәзинәсе булды. Мин таң атканчы укый идем. Әни утны сүндереп, китабымны алып чыгып китә. Мин фонарьны мендәр астыннан чыгарып, китапны юрганга төренеп укыдым. Китапларны “су урынына йоттым”,  - ди ул.
Хыялны тормышка ашырырга  аңа көтелмәгән кайгы, килеп туган авырлыклары комачаулый. 90нчы елларда  алар  Үзбәкстанның Джизак шәһәреннән безнең районга күчеп килә. 17 яшендә, мәктәпне тәмамлаганда, әнисе вафат була, ә өч айдан соң әтисе дә бакыйлыкка күчә. Ульяна берүзе кала, монда аның беркеме дә булмый. «Энергосбыт» инженеры булып эшләүче туганы Анатолий Волковтан  ярдәм тоеп яши ул. «Әгәр  берәр нәрсә эшләргә ниятең бар икән, башла, эшне ахырына кадәр җиткер, шул вакытта гына нәтиҗәсе булыр", - ди ул аңа. Бу сүзләрен һәрвакыт исендә тота  Ульяна. 
Яшь кызны тагын бер сынау көткән булган. Колхоз рәисе аңа үз таләбен куя: «Күмәк хуҗалык йортында яшисең килсә,  бездә  эшлә», - ди ул. Ульянаның сайлау мөмкинлеге булмый. Аңа берничә ел күмәк хуҗалыкта эшләргә туры килә. Бу вакыт эчендә ул кияүгә чыга, кызы һәм улы туа. Бүгенге көндә кызы ире белән чит илдә яши, улы Казан төзелеш техникумында укый.
Интернет белән эш итәргә  улы өйрәткән, үсемлекчелек белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә торган сайтлар һәм каналлар тапкан, үзенең бөтен белемен һәм тәҗрибәсен 18 сутыйлы үз бакчасында кулланырга булган. Аның заказы буенча улы җимеш агачлары үсентеләре алып кайткан, алар тамыр җәйгәннәр, кышка махсус агроматериал белән каплап калдырсалар да алар барыбер өшегәннәр. "Краснодар краеннан китерелгән бу үсентеләр җылы яратучан һәм безнең шартларда үсүгә җайлаштырылмаган. Акчадан бигрәк югалган вакыт кызганыч. Шуңа да мин башка Төньяк питомникларга мөрәҗәгать итә башладым", - ди ул бакчасын күрсәтүен дәвам итеп .
Ульяна һәр үсемлекнең исемен, төрен, нәселен белә. Ул һәр чәчәккә, җимешләре белән сөендерә торган һәр агачка   сокланып карый, монда үз көчен һәм илһамын таба.
Аның участогында 380 төрле чәчәк үсә. Алар җәй буе сөендереп торалар. Төрле сорттагы слива, алма, груша, чия, виноград, айва, бузина, алты сортлы помидор, яхшы саклана торган тәмле бәрәңге сортлары бар. Безнең шартларда үсә торган фундук һәм хөрмә үстерергә тели. Үсемлекләр үрчетү өчен питомник булдырган. 
Ульяна селекция белән дә шөгыльләнә. Безнең яклар өчен яраклаштырылган тут агачын (шелковица)  орлыктан үзе үстергән. Бер агач ике сортлы җиләк  бирәчәк. «Караның  яфраклары сырлы, акныкы юк", - дип аңлатты ул, җилдә  уйнаклап утырган агачны сыйпап.
Агачлар өчен ашлама буларак черемә куллана. Агач яфраклары барысы да сәламәт, яшел. Элементлар кытлыгы юк, ди ул.
Туфракны эшкәртү өчен гади хезмәт коралларыннан тыш, Азия якларында кулланыла торган китмән куллана. Эшләргә уңайлы булсын өчен саплары озын  итеп эшләнгән. Әлбәттә, һәр эштә аңа ире белән улы ярдәм итә. 
Ишегалды корылмалары яңартылган. Эссе кояштан саклану өчен үрмәле үсемлекләрдән (пергола)  ял итү урыны ясарга исәп итә Ульяна.
Берничә сәгать эчендә мин үсемлекләр турында күп яңалыклар белдем. Ульяна белән аралашу рәхәт  иде, чөнки ул бик  матур итеп сөйли, бай белемгә ия һәм үз белгәннәрен башкалар белән дә бик теләп бүлешә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса