Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тыл ветераны үткәннәрен барлый

    Үткәннәрне барлар өчен җанда хәтер яши. Шатлыгын да, борчу-хәсрәтләрен дә үзенә сыендырган ул. Иңнәренә сугыш газабын салган тыл ветераннары өчен аның кыйммәте аеруча зур.

     Көн туса кулына тәсбих ала Әминә апа. Бармаклары белән тоемлап, күңеленнән инде ничәнче кат догаларын пышылдый: “Сөбханаллах, сөбханаллах...”  Томан аша гына күргән күзләренә шул сүзләрдән тылсым көче белән якты нур иңгәндәй була. Соңгы елларда саулыгы биреште шул. Колак катыланды, карашлар да бер ноктага гына төбәлде. Ярый әле хәтер югалмады. Шунысына шөкер итә ул.

    1930 елгы Әминә апа. Балачагыннан бүгенге көнгә кадәр үтелгән гомер юлына истәлекләрнең сагышлысы да, куанычлысы да сыйган. Үзәккә үтәрдәйләре аяусыз сугыш елларына туры килсә, хәзергесе сөенеп туймаслык.

    – Авырлыкларны күп күрдек, балам. Бик яшьли, 10 яшь чагымда ук әтисез калдым. Коммунист иде ул. Гадел, бик акыллы дип сөйлиләр иде. Коммунист булганы өчен яратмаучылар да булгандыр. Нишлисең, заманасы шул бит. Әни 4 бала белән тол калгач, аңа булышасым килеп 13 яшемнән  олы апаларга ияреп колхоз эшенә йөри башладым. Бодай, солы басуларында алабута, билчән ише чүп үләннәрен утый идек, дип үткәннәрен барлый Әминә Мөхәммәтвафа кызы.

    Ил өстенә килгән михнәтле елларның газабын балалар, үсмер кызлар әнә шулай үз җилкәләрендә татыйлар. Чоры шул булган дибез. Югыйсә билчәнгә тырналган аяк-кулларның әчетеп авыртуларыннан күз яшьләре аз түгелмәгәндер, кышкы суыкларда колхоз кырына кар тотарга чыкканда туңудан бәгырьләре өшегәндер. Язларын арба тартып районнан чәчү орлыгын ташыганда чакрым исәпләрен дә югалткандыр алар.

    Колхозда берничә хәлсез ат бар иде. Соңрак алары да үлде шикелле. Сыер, үгезләр тәртә арасына керде. Шуларны җигеп урманнан утын, чыбык-чабык алып кайта идек, ди ул.

    17 яше тулгач иске одеялның яртысын башына шәл итеп ябып авылдан чыгып китә Әминә апа. Иртә яздан салкын көзгә кадәр 8 ел Мәскәү, Владимир, Ярослав, Иваново якларында торф чыгаруда эшли. 100 әр кешелек баракларда яшәп, билдән су ерып эшләүнең газаплары күп булса да, ачлык-ялангачлык беравык онытылып тора. Хезмәтенә күрә акчасы түләнә. Әнә шул акчага ак бәз тукыма сатып алып, аны буяуга мана, үзенә һәм туганнарына күлмәк-ыштаннар тегә Әминә апа. “Әни мин тегеп алып кайткан кызыл шакмаклы күлмәкне киеп сөенеченнән урам әйләнеп кайтты”, ди ул. Ай саен бирелә торган шикәрне җыеп авылга посылка итеп салуы да әнисенә булышу йөзеннән була.

    Ә торф чыгарудан кайтучыларны колхозның бетмәс-төкәнмәс эшләре көткән. Кышкы зәмһәрир суыкларда урман кисеп изалануларын онытырлыкмы соң?! Хатын-кызларның сабырлыгын, ныклыгын, түземлелеген сугыш еллары әнә шулай аяусыз сынаган.

    Без күргәннәр үзебез белән китәр, боларны гыйбрәт итеп кенә сөйләвем. Ул елларны беркемгә дә күрергә язмасын, хәзерге тормышны Аллаһы Тәгалә күпсенмәсен. Киям дисәң–киеме, ашыйм дисәң – бөтен ризык да табында, дип шөкерана кыла тыл ветераны.

    Ире Кыяметдин белән туган авылы Кече Әшнәктә яшәп өч кыз үстерә алар. Балаларының туган туфракта гаилә корып гомер кичерүләренә бик сөенә Әминә апа. Янәшәсендә үзен тәрбияләүче олы кызы Мәүлиягә аеруча рәхмәтле ул. Бүгенге көндә 4 оныгы, 3 оныкчыгы бар аның. Күзләре күрмәсә дә, җаны, күңеле белән матурлыкны тоеп яши. “Күптән түгел оныгым Сиринәнең улы туды. Ял көннәрендә бергәләп кайталар да шул баланы кулыма алып рәхәтләнеп сөям. Бөтен дөньяларым онытыла”, ди ул, куанып.

    ...Каршымда күпне күргән 90 яшьлек тыл ветераны. Кулындагы тәсбих төймәләре Аллаһыбызга шөкер итеп берәм-берәм тартыла: “Әлхәмдулиллаһ, Әлхәмдулиллаһ...” Рәхимсез еллар җыерчыкландырган йөзендә сугыш елы газаплары чалынса да, аның карашында бүгенге иркен, мул тормышның яктылыгы сирпелә.

     

     Фәрвәз Каюмова

    фото автордан.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама