Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Туганлык җепләре ныкмы?

    Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим.Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәәтүһ, балыкбистәлеләр! Сезләргә Аллаһы Тәгаләнең сәләме вә рәхмәте булсын!

     Язмамны дөньядагы хакыйкый диннәрнең иң соңгысы вә хәзер төп нигезе булып калган хак динебез - Ислам динендәге мөселманнарга хас булганча, үзара очрашканда бер-беребезгә әйтә торган, төрле гөнаһлардан саклаучы, таш булып каткан бәгырьләрне җебетүче, күңелләргә сары май булып ятучы әлеге изге сүзләр, догалар вә теләкләр белән башлавым очраклы хәл түгел. Раббыбыз беренче кеше вә беренче пәйгамбәребез Адәм галәйһиссәләмнән соң безләрне, үзара аралашсыннар, аңлашсыннар, дуслашсыннар, кирәк булса, бер-берсенә булышып-ярдәмләшеп яшәсеннәр дип, дөньяның төрле төбәкләрендә, төрле телдә сөйләшә торган, төрле төстәге кавем вә милләт итеп бар кылган. Әмма без, шуңа карамастан, бер-беребезгә карата үзара туганнар! Төгәлрәк әйтсәк, барыбыз да атабыз Адәм галәйһиссәләм белән анабыз Һәва разыяллаһу ганһә балалары. Шуңа күрә дә, гаиләдә туганлык җепләрен өзмичә, күршеләр, туганнар, дус-ишләр белән бердәм булып, хәл-әхвәл алышып, тату-матур яшәргә тиешбез!

    Әмма, ни кызганыч,  соңгы елларда дөньяда, шул исәптән туган илебездә әлеге мәсьәләдә җитди проблемалар күзәтелә башлады. Әйтик, кайбер гаиләләрдә әби-бабайлар вә әти-әниләр белән балалар арасында юктан гына тавыш-гауга чыга. Мәсәлән, сабырсыз, рәхимсез вә холыксыз яшьләр өлкәннәрдән еш кына, аларны санламыйча вә хөрмәт итмичә, мөмкин булмаган нәрсәләр таләп итәләр. Ә инде теләкләре үтәлмәсә, аларга кычкыралар, сүгенәләр, хәтта кул күтәрергә дә тайчынмыйлар. Туган-үскән йортларын ташлап чыгу, туганлык җепләрен бөтенләй өзү очраклары да булгалый. Ә болар берсе дә күңелле хәл түгел. Әни кеше өчен бигрәк тә авыр. Ул бит безне, 9 ай буена күп, йөрәге астында күтәреп йөрткән, бөтен ашаган ризыгын кендек аша безгә биргән, авырлык белән тудырып, төннәр буе йокламыйча, безне карап-тәрбияләп үстергән, авырмасын дип, безнең өчен борчылган- кайгырткан, иң бөек, якын һәм дә иң кадерле кешебез! Ничек инде аның киңәшен тотмыйча, аны рәнҗетмәк кирәк. Башка сыймый! Дини басмалардан аңлашылганча, бу хәл – үтә рәхимсез, шәфкатьсез вә фасыйк балалар өчен зур гөнаһ, олы хәсрәт. Дөньяда вә ахирәттә уңышка ирешим дисәк, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, туганнарыбыз белән даими очрашып, аларны  сөендереп, тормышларын – җиңеләйтә, күңелләрен җылыта торган изге эшләрне күбрәк кылырга тиешбез. Шул чакта гына алар-шат, без исә бәхет-сәгадәтле булырбыз, гөнаһлардан арынырбыз.

    Әлбәттә, күршеләр, дуслар, таныш-белешләр белән дә дус-тату яшәү зарур. “Күршең үзеңнән яхшырак булсын”,- диелә халык мәкалендә. Шуңа карамастан, кайбер күршеләр җәйгә чыккач бакчада, бер-берсе белән талашып, “ызан бүлешә”.  Яисә, берсенең эте төнлә каты өрә, йокларга “ирек бирми”. Ә кемңендер мунча төтене “алар ягына исә”. Һәм менә шундый вак-төяк сәбәпләрне зурайтып, якын күршеләр, Аллаһ боерганча, ягъни дус- тату яшисе урында, бер-берсенең кәефен боза, кандошманга әйләнә.

    Ит изгелек – көт явызлык, дигәндәй, хөрмәт вә ихтирам йөзеннән, сугыш ветераннарына хөкүмәт төзеткән йортлар да кайберәүләрнең балалары арасында зур низаг тудырды. Квартира бушагач, аны бүлешә алмыйча, үзара дошманлашып беттеләр.

    Сер түгел, тормыш-көнкүрештә “савыт-саба шалтырамыйча “ булмый. Әгәр сиңа нәрсәдер ярамый, күңелеңне борчый икән, аны зурга җибәрмичә, тышка чыгармыйча, урында һәм кичекмәстән хәл итәргә кирәктер. Тәкәбберлегең, хөсетлегең, кирелегең аркасында, үзең кимсеткән кешенең ризалыгын алырга өлгермәсәң, ул вафат булгач булса да,  җәсәде янына барып, аннан гафу итүен сорау зарур. Югыйсә, ул синнән разый булып китмәячәк. Ә син үзеңә ут газабы әзерләгән буласың.

    Дуслар белән очрашканда, халкыбызның матур гадәте буларак, бер-беребез белән исәнләшәбез, хәл-әхвәл белешәбез. Әгәр: “Әти-әниең яки абыең, апаң ни хәлдә?” – дип сорасаң, кайберәүләр: “Белмим, мин бит хәзер алар белән аралашмыйм”, - дип тәкрарлый, берни булмагандай. Әйтерсең, шулай кирәк.

    Мондый аяныч хәлләр киләчәктә кабатланмасын дисәк, яшь буын – бүгенге балалар күңеленә гаилә тәрбиясе бирергә, күңелләренә сабый чактан ук яхшы “оеткы” салырга, нәрсәнең – яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген аңлатырга, “ярый”, “ярамый” сүзләренең мәгънәсенә төшендерергә кирәктер, минемчә. Әгәр ул сабый чагында ук гаиләдәге дуслык, туганлык мөнәсәбәтләрен тоеп, яхшы гамәлләр күреп, аларны ак кәгазъдәй чиста, саф күңеленә сеңдереп-беркетеп бармаса, үсеп җиткәч, характеры инде формалашкач, аңа яхшы якка үзгәрү авыр булачак. Динебездә зур гөнаһ саналган тәккәбберлек, оятсызлык, комсызлык, рәхимсезлек кебек тискәре сыйфатлары тагын да үсә төшеп, ул туганлык җепләрен, югарыда әйтелгәнчә, бөтенләй өзәргә мөмкин.

    Әнә шундый шәфкатьсез, тыңлаусыз, үзе турында гына кайгыртучы бәндәләрдән кемнәр чыга соң? Кемнәр булсын – саулыкның һәм гомернең кадерен белмәүче, башкалар белән хисаплашмаучы, зәгыйфь иманлы, кешелексез “геройлар”.

    Пәйгамбәребез: “Минем өммәтем кыямәт көне алдыннан 73 секторга аерылыр. Аларның, берсеннән тыш, бөтенесе дә: “Дөрес юлдан барабыз, дөрес юл белән яшибез”, - дигән булып, җәһәннәмгә керер”, - дия торган булган. Газета-журналлардан укып, радиодан тыңлап, телевизордан карап, яхшы беләбез:  хәзер ул төркемнәр тагын да ишәйгән һәм аларның җитәкчеләре бары тик үзләрен генә хаклы саныйлар, башкаларны сүгә, гаепли, кимсетәләр. Теге яки бу мәсьәләдә үзләре генә саташып, гөнаһлы булып калмыйча, башкаларның да фикерен буташтыралар, дөньяның төрле почмакларында терактлар оештыралар. Фетнәләрдән, ыгы-зыгылардан арынырга, иманга килергә, үзара тату, матур яшәргә күптән вакыт, югыйсә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.)нең даими тырышлыгы аркасында җир йөзендә мөселман дөньясы барлыкка килгәнгә 1400 елдан артык вакыт узган бит инде! Бу яктан, Аллага шөкер, безнең туган илебез бик тыныч. Халкыбыз, менә 70 елдан артык инде, аяз күк астында яши. Чөнки җитәкчеләребез, халык турында кайгыртып, алар алдында зур җаваплылык тоеп, илебезнең, җөмһүриятебезнең, районның экономикасын күтәрү, халыкның тормыш-көнкүреш хәлен яхшырту, күрше дәүләтләр арасында дуслыкны ныгыту, хезмәтәшлекне көчәйтү буенча күп төрле, киң кырлы вә нәтиҗәле эш алып баралар.

    Минем үземә килгәндш, кадерле әнием Рәмзилә, хөрмтле әтием Илсур миңа яхшы тәрбия бирделәр. Рәхмәт аларга! Мин хәзер, гаиләбезнең, нәселебезнең матур традицияләрен уңышлы дәвам итсен өчен, әлбәттә, Раббыбыз рәхмәте, әти-әнием, әби-бабаларыбыз булышлыгы белән, улым Адельгә дә шундый ук камил тәрбия бирергә, анда кешене хөрмәт итү кебек яхшы сыйфатлар булдырырга, күркәм холык тәрбияләргә тырышам.

    Монда, минемчә, әби-бабайлар, әти-әниләр, абый-апалар белән үзара йөрешү, элемтәдә булу, аларга булышу – ярдәмләшү мөһим роль уйный. Шуңа күрә дә, дөньяви яки диниме, һәр бәйрәм алдыннан ике якка да – әби-бабайларга кайтырга тырышабыз.

    Әнә шундый җылы очрашуларның берсенә аерым тукталасым килә. Балык Бистәсендә өлкәннәр көне иде. Мул ризыклы өстәл артында, барлык туган-тумача бергә җыелдык. Һәркайсыбыз туганлык вә шатлык хисләре кичерде. Мондый очрашулар үзе бер гомер бит!

    Икенче көнне иртән, әлеге бәйрәм уңаеннан үзәктә оештырылган ярминкәгә чыктык. Безне күреп, күп кенә өлкән яшьтәгеләр әби-бабай белән җылы сәләмләштеләр. Бу хәл, әлбәттә, тикмәгә түгел. Хөрмәткә, ихтирамга лаек мактаулылар безнекеләр! Бабабыз Габдрәхим Сахибетдин улы, мәсәлән, Олы Әшнәк мәктәбендә, алган һөнәре буенча, 7 ел укытучы булып эшләгән. Аннары партиянең район комитетында инструктор, редакциядә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, башлангыч партия оешма секретаре булган. Тыйнаклык күрсәтеп, тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт юлын мөхәррир урынбасары булып тәмамлаган. Әбиебез Мөршидә Шаһиәхмәт кызы исә туган авыллары Кече Әшнәктә яшәгәндә урман тураган, борчак чапкан, бәрәңге алган. Район үзәгенә күченгәч, беренче номерлы балалар бакчасына пешекче итеп чакырганнар. Икесе дә хезмәт ветераннары. Хәзер икесе дә намазда, икесенең дә күңелләре изгелектә, яхшылыкта. Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Өчесенә дә югары белем алырга мөмкинлек тудырганнар. Шуңа да алар әби-бабайга зур рәхмәтлеләр. Дүрт онык бүләк иткәннәр. Хәзер өч оныкчыклары үсеп килә. Теләгебез шул: безнең кадер-хөрмәтебездә, күңелебез җылысын тоеп вә үз акылларында, көч-куәтләрендә булып, үз аякларында йөреп, кадерлеләребез ак әби, ак бабай булып та яшәсеннәр иде әле!

    ...Тормыш кирәк-яраклары алып, өйгә кайтырга җыенганда, мәдәният йорты хезмәткәрләре безне концерт карарга чакырдылар. Залда бераз утыргач, икенче катка–оста куллар күргәзмәсе залына күтәрелгән идек, шунда чәй өстәле янына дәшеп алдылар. Һәм менә шушы туганнарча җылы мөнәсәбәт миңа, азык булды әлеге язмамны язарыма.

    “Бәйрәм ашы кара-каршы”, - дигәндәй, безгә вә оныкларына карата булган җылы мөнәсәбәтләрен үрнәк итеп алып, әбиләрнең үзләрен дә, Аллага шөкер, кунакка еш алып киләбез. Чөнки әлеге туганнарча җылы очрашулар барыбызның да күңелен күтәрә, гомерне озынайта, һәркайсыбызга савап өсти.

    Мин, әлбәттә, әтием ягыннан Олы Елгада яшәүче кадерлеләребез – Разыя әби белән Нәбиулла бабайга да зур рәхмәтле. Хәл белә кергәндә алар да һәрвакыт якты йөз белән каршылыйлар, кунак итәләр, күчтәнәчсез җибәрмиләр.

    Сөекле пәйгамбәребез, нәбиебез Мөхәммәд Мостафа сүзләре белән. Ул: “Туганлык җепләрен өзүче минем өммәтемнән булмас” , - дигән. Бу бик тә куркыныч кисәтү! Димәк, ул кыямәт көнендә гаиләдә, халык арасында тавыш-гауга чыгаручылар өчен Аллаһы Тәгаләдән шәфәгать, ягъни, яклау, кичерү вә гафу сорамаячак. Ә андыйлар, башкалар җәннәткә кергәндә, каты газапка дучар булырга мөмкиннәр.

    Аң булыйк, мөхтәрәм җәмәгать! Онытмыйк: кыямәт көнендә барыбыз да  Хак Тәгалә каршында дөньялыкта кылган гамәлләребез хакында җавап тотачакбыз бит.

    Диләрә Шакирҗан.

    Казан шәһәре.

    Редакциядән: хөрмәтле укучылар, сездән шул темага кагылышлы хатлар көтеп калабыз.

    zhel

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама