Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Трой-Урай авылында яшәүче Газизовлар гаиләсе тормыштан ямь табып яшиләр

Трой-Урай авылында Вакыйф һәм Гөлнара Газизовлар гаиләсен чын мәгънәсендә авылның горурлыгы дип атарга мөмкин.

Биредә булдыклы гаилә яшәве ишек алдына кергәч тә күзгә ташлана. Капкадан эчкә үтүгә яшел чирәм, күз явын алырлык берсеннән-берсе матур чәчәкләр каршы ала, берәү дә бу хуҗалыкта абзар тутырып терлекләр асрыйлар, дип уйламас.
Гүзәл Чулман елгасына терәлеп урнашкан бу авылга бик күпләр кебек Вакыйфның әти-әниләре дә яшьлек елларында, 6 балаларын ияртеп Югары Тегермәнлектән күченеп килгәннәр. Аларның, совхоз фермасында нәтиҗәле хезмәтләрен искә алып, эш кешесенең кадерен белә торган җитәкчеләр, бер дигән аерым йорт салып биреп сөендергән. Күп кенә яшьтәшләре кебек Вакыйфның да авылда яшәгәч күңеле кечкенәдән техникага тартыла. Ул тракторчы-автомобильче һөнәрләренә ия булгач хуҗалыкта хезмәт куя. Ә булачак тормыш иптәше Гөлнара белән күптәнге танышлар булсалар да, бер-берсен якыннан белмәгәннәр. Ничек алай була инде, дип гаҗәпләнергә ашыкмагыз. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, дигәндәй, була икән шул. Алар да төрле авылларда яшәсәләр дә, егетнең әти-әниләре кызның гаиләсе белән кодалар булганнар. Шулай итеп кызның абыйсы Алмазның туенда гына алар бер-берсе белән якыннан танышалар. Гөлнара районыбызның Яңа Арыш авылында гаиләдә 4 малай арасында бердәнбер кыз бала булып дөньяга килә. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач кыз Казан шәһәрендә педагогия көллиятенә укырга керә. Дипломлы белгечне Трой-Урай мәктәбенә эшкә билгеләүләрен дә язмыш кушуы, дип кабул итәргә кирәктер. Күптәннән яхшы танышлар буларак, алар 1996 елда гаилә корып җибәрәләр. Авылда яшәгәч һәркем төсле бу яшь гаилә дә өчәр-дүртәр баш сыер асрап көн күрә. Авыл җирендә терлекчелек кәсебе күп хезмәт таләп итсә дә, зыянлы да түгел инде анысы. Гаиләң дә тук, айдан-айга әз-мәз генә акчасы да кереп тора. Бу исә балалар бәләкәй булганда аеруча файдалы гамәл. Хәер, инде улы белән кызы үсеп җитеп таралышсалар да, алар әле дә терлекләрдән аерыла алмыйлар. Хуҗалыкларында бүген, савым сыерлары урынына,  сарыкларның баш санын арттыруга ирешкәннәр. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Амнтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса