Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Үзең ясаган вак-төяк күңелне дә шатландыра, эшкә дә ярап куя

    Әнәс абыйның Ямаш авылында яшәүче туганы Расих та менә дигән бер трактор җыеп чыккан. Күптән түгел Расих Хәйретдиновларда кунакта булып кайттык.

    Без килгәндә Расих абый үзе ясаган трактор янәшәсендә кайнаша иде. Җыйнак, матур гына эшләнгән техника заводныкыннан бер дә ким түгел. "Трактор җыеп караү теләге күптән бар иде. Энекәш ясый башлагач, мин дә тәвәкәлләдем. Күперчек, көпчәкләре УАЗ машинасыныкы. Биш меңгә иске "девятка" сатып алган идем. Двигателе һәм кайбер кирәк-яраклары трактор җыйганда ярап куйды",-дип сөйли Расих абый. Сызымын да беркайдан карамыйча үзе уйлап эшли. "Күңел биреп эшләдем. Бер эш башласам аны ахырына кадәр җиткермичә тынычланмыйм. Тормыш иптәшем унар тапкыр чыгып ашарга дәшә иде. Тиз генә капкалыйм да чыгып китәм", - ди ул. Ике атна дигәндә җыеп чыгалар тракторны. Бу эштә Әнәс абыйның да ярдәме кирәк була, әлбәттә. Тапшырулар тартмасы, двигателне тоташтырып, эшләтеп җибәрүне көйли ул.

    Ясаган әйбер вак-төяк эшкә ярап куяса да бик әйбәт бит. Тормыш итәм дисәң барысы да кирәк. Расих абый прицеп һәм тырмалый торган җайланмасын да эшли әле. Өч гектар җирдә үстергән күпъеллык печәнне шул техника ярдәмендә ташый алар. Малларны күпләп асрый ул. Көз көне ике үгезнең берсен үзләре өчен ит итә, икенчесен сата.

    Гөлназ Зарипова.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: