Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Табигате матур, халкы тырыш.....

    Чыршылы Елга авылын мин 5- 6 йортлы, анда нибары карт-корылар гына яшидер, дип уйлаган идем.Бактың исә бу авыл бик гүзәл урынга урнашкан, зур авылларда да бик сирәк очрый торган ике катлы ойләр салага тагын да матурлык һәм заманчалык өстәп торалар. Ә урамда уйнап йөргән балалар авылда яшьләр яшәвенә ишарәли.

     Авылда мәдәният йорты, мәчет эшләп килә.

    26 ел элек Түбән Камадан күченеп кайткан Гамбәрия апа белән Наил абый Галимуллиннар бу авылның заманында гөрләп торган чакларын искә алалар.

    – 17 ел пешекче булып, соңрак урман хуҗалыгында хезмәт куеп шуннан лаеклы ялга киттем, - дип сөйли ачык йөзле Гамбәрия апа. – Наил белән ике малай тәрбияләп үстердек. Бер оныгыбыз инде Мәскәүдә белем ала, икенчесе хоккейчы. Кайталар, булышып торалар. Без исә Наил белән балаларның исән- сау булып, ирешкән уңышларына  куанып, 5 вакыт намазыбызны укып, тавык-үрдәк асрап, бер-беребезгә терәк булып шушы йортыбызда  гомер кичерәбез.

    Наил абый тумышы белән Биектау авылыннан.Укуын бетерү белән ул колхозга төрле эшләрдә эшли.

    – Әле дә хәтеремдә көтүче булып эшләгән вакытым. Малларны район үзәгенә, я булмаса Казан шәһәренә ит комбинатына алып барырга туры килә иде. Җәяү берничә көн маллар белән шунда барып  кире кайта торган идек. Яшь чак булгач бер михнәтен дә күрмәдек,–ди Наил абый. -Армия сафларында хезмәт иттем. Аннан кайткач эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштереп Үзбәкстан якларында туганнарым янына киттем, тимер юл депосына эшкә урнаштым. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип юкка гына әйтмиләр. 4 елдан соң Түбән Камага кайтып химкомбинатка эшкә килдем. Әмма тормыш без дигәнчә генә бармый, Гамбәриямнең әтисе авыру сәбәпле, шушы авылга кайтып урнаштык. Монда ул чагында урман хуҗалыгының гөрләгән чагы, тормыш иптәшем белән шунда эшкә урнаштык. Соңрак мин спирт заводына эретеп ябыштыручы булып күчтем. Анда лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куйдым.

    – Наил абый, әти-әниегез турында сөйләп үтегез әле.

    –  Әтием Зиннәтулла сугышта һәлак булган. Әниебез Шәрифҗамал 5 баланы ялгызы аякка бастырыр өчен бөтен көчен куйды. Колхозда нинди авыр эш бар – бөтенесен дә авырсынмый башкара иде. Әти белән әнигә мең рәхмәтлебез.

    – Ә булачак тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?

    – Гамбәрия апаң белән 53 ел бергә яшибез.Танышып әллә ни озак йөрмәдек, димләп кавыштырдылар. Минем өчен ул иң кадерле кешем.Тормышта нинди генә авырлыклар, сынаулар үтәргә туры килсә дә, ул янымда киңәшчем, сердәшчем булды.

    – Бүгенге көнебез Ходайга мең шөкер, бар яктан да килгән, – дип җөпләп алды Наил абыйны Гамбәрия апа. –  Наил абыең мәчеткә йөри, җомга вәгазьләре укый. Аны гел карап, тәртипкә китереп тора. Авылыбыз кечкенә булса да бәйрәм көннәрендә мәчеткә 35 ләп дин кардәшләребез җыела. Шулай күңелле итеп  яшәп торабыз.

     

    “Яраткан хезмәт үзе күңелгә

    дәва бирә”

    Мамадыш районының Берсут-Сукачи авылында туып үскән Рафат Ризванов колхозчылар гаиләсендә 6 бала үсәләр.

    Рафат абый мәктәпне тәмамлагач Казан шәһәренә барып металл коючы һөнәренә укый. Германиядә хезмәт итеп кайткач 1972 елда Себергә эшкә китә.

    –  Рафат абый, үзегездә генә эш юк  идемени, бик еракка киткәнсез?– димен.

    –  Гаилә зур, тормыш авыр, әти-әнигә ярдәм итү йөзеннән китәргә мәҗбүр булдым. Беренче хезмәт хакымны тиененә кадәр әниләргә юлладым. Бу галәмәт акча безгә түгелдер, ялгыш килгәндер дип, әниемнең ышанмыйча минем янга килгәне әле дә хәтеремдә. Шул килүендә әни булачак килене Дамирә белән дә танышып, безгә хәер-фатихасын биреп кайтып китте.

    –  Димәк сез Дамирә ханым белән Себердә таныштыгыз?

    –  Әйе, беренче тапкыр аның белән туган көндә очраштык. Менә хәзер 46 ел бергә гомер итәбез, аннан башка киләчәгемне берничек тә күз алдыма китерә алмыйм. Бервакыт шифаханәгә үзем генә ял итәргә бардым. Түзмәдем, икенче көнне әйберләремне җыйдым да, өйгә кайтып киттем. Дамирәм җитмәде җаныма. Күңелемдә әллә нинди ялгызлык, бушлык хөкем сөрде, –  ди Рафат абый. – Себердә Дамирә белән гаилә корып җибәрдек, шунда кызыбыз Гүзәл туды.Аннары инде уйлаштык та минем туган нигезгә кайтырга ниятләдек. Монда кайткач урман хуҗалыгы техникумына укырга кердем. 7 ел бездә яшәгәннән соң шушы авылга күченеп килдек. Монда Дамирә белән урман хуҗалыгына эшкә бардык. 3 балабыз бар, барысы да башлы-күзле, - дип елмая тормышның бары матур якларын гына күрергә ияләнгән Рафат абый.

    Лаеклы ялга чыккач ул пилорама ача. Бүгенге көндә алар төзелеш материаллары җитештерәләр.

    –  Мин ул эшемне акча кирәклектән генә түгел, ә күңел юанычым өчен дә оештырып җибәрдем. Баштарак эшне башлаганда авырлыклар  булды. Хәзер инде җайга салынды. Бөтен эшне улым Радик алып бара, –  ди ул.

    Тормыш юлында күп авырлыклар аша үтеп, аларны җиңеп чыгарга үзендә көч тапкан Рафат абый бүген 5 вакыт намазын калдырмый Ходайга рәхмәт укый.

    Ә аш-суга уңган, бар яктан килгән Башкортстан кызы Дамирә Рафат абыйны язмыш юлында очратып, аның белән чәчен-чәчкә бәйләгәне өчен сөенеп бетә алмый. “Рафаттан башка тормышымны күзаллый да алмыйм. Ул көчле рухлы, тормышны, кешеләрне сөючән кеше. Аның бу яхшы сыйфатлары  балаларда да чагыла. Рафат белән яшәве бик җиңел, Раббыбыз гына күпсенә күрмәсен.

    Ризвановлар күпләргә үрнәк булырлык. Шундый күркәм гаиләләребез күбрәк булса иде, дигән теләкләрдә калып, Чыршылы Елга авылыннан кайтыр юлга чыктык.

     

    Гөлчәчәк Газизова.

    фото автордан.

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама