Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Сынатмадылар, үрнәк булдылар

Район газетасының гасырга тиң тарихы бар. Шул еллар эчендә күпме үзгәрешләр, вакыйгалар булган.

 Архивка күз салып, 1980-1990 нчы елларны барлыйм. Ул чакларда 7 мең тираж белән чыккан газета типографиядә басылып, барлык эш диярлек кул хезмәте белән башкарылган. 
...Авыр иде типография хезмәткәрләренең эше. Күз иярмәс җитезлектә махсус кассалардан хәреф җыюлары, аларны текст итеп полосага тезүләре бүген дә күз алдымда. Текстларны аерып торучы линейкаларны, Казаннан эшләнеп кайткан фотоларның клишеларын куеп кына гәҗит бите әзер дигән сүз түгел. Аңа кадәр һәр нәрсәне үлчәп планлаштырырга кирәк. Газетага язмалар җитмәскә, я артып та калырга мөмкин. Бу инде янә өстәмә мәшәкатьләр тудыра. 
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, типографиядә 20 елдан артык хезмәт куйган Минниса Галимова белән очрашып, шул еллар истәлеген яңартабыз. 
– Типографиядә эшләгән вакытларны үзем дә еш искә алам. Мин анда 1983 елның җәендә килдем. Иң беренче эшкә өйрәтүчем Мәдинә Камалова булды. Линотип машинкасында Татьяна Ананьева эшли иде, ул киткәч аның урынына Мәдинә күчте. Ул – русча материалларны, ә Людмила Гребенщикова татарча текстларны җыйдылар. Наташа Камаева белән Маша Бегунова рус газетасын кулдан җыйсалар, ә без Нәсимә Шәфигуллина белән  хәрефләрне кулдан җыеп полосаларга урнаштырдык. Җиңел эш түгел иде. Текстларда ялгышмаска кирәк. Ул полосаларның авырлыгы 25 килограммнан артык булгандыр. Шуны күтәреп әллә ничә тапкыр станоктан гәҗит битен чыгарабыз, аннары барысы да әзер булгач аны газета басу цехына кертәбез. Андагы эшне Әлфия Ахунова, Наҗия Гарипова, Евгений Бобров башкардылар.
Әйе, район газетасын нәшер итүдә редакция һәм типография хезмәткәрләре кулга кул тотынып хезмәт куйдылар ул чакта. Типографиянең төп дилбегәсе директор Миннегарәфетдин Зәйнетдин улы Габитов кулында иде.
 

Фәрвәз Каюмова.

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса