Солтанлылар уракны тәмамлый
Райондашларыбыз легендар җитәкче, озак еллар дәвамында Балыклы Чүкәй авылының “Гигант” колхозын җитәкләгән Сөләйман Вәгыйз улы Хәмәдияровның башкарган гамәлләре белән яхшы таныш.
Бүген дә аның данлы эшләре уңышлы дәвам итә.“Алма агачыннан ерак төшми”, дигән мәкаль дә нәкь менә Хәмәдияровлар хакында әйтелгән кебек. Чөнки, Балыклы Чүкәй мәктәбендә укыган елларыннан ук колхоз рәисенең улы Ринат күп кенә авыл малайлары белән бергә биредә комбайнчы ярдәмчесе булып йөри, аннары еш кына тракторга утырып җир эшкәртә. Шунысын да искәртү урынлы булыр, абруйлы җитәкче улына бервакытта да ташлама ясамый, “җылы” урынга утырту әмәлен дә эзләми. Киресенчә, әтисе киләчәктә улы өчен файдалырак булыр, дип аңа иң иске, таушалган тракторны бирдерә. Гомумән, Сөләйман ага аңа барысына да үз көче белән ирешсен, дип тулы ирек бирә. Мәктәпне уңышлы төстә тәмамлагач егет Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономнар хәзерләү факультетына укырга керә һәм аны тәмамлагач дипломлы белгечне районыбызда иң артта сөйрәлүче “50 лет Октября“ колхозына эшкә билгелиләр. Әлбәттә, игенчелектә бервакытта да тотрыклы уңыш ала алмаган бу хуҗалыкта ул иң элек игенчелек тармагында кискен борылыш ясап, биредә дә мул уңыш алу мөмкинлеген раслап сортлы ашлык запасы булдыруга нигез сала. Суктырып алган икмәкне, республикабызда тотрыклы эшләүче хуҗалыклардан сортлы бөртеккә алмаштырып кайта. Ә склад ачкычын үзе белән йөртергә гадәтләнә. Шулай итеп байтак кына күләмдә сортлы ашлык орлыгы туплый алуына сөенеп канатланып эшләп йөргәндә кинәт бер күңелсезлек килеп чыга: склад ишеген каерып ачып, булган элиталы ашлыкның бөртеген дә калдырмыйча төяп икмәк кабул итү предприятиесенә озатуларына тап була. Бу хәл район халык контроле рәисенең мәкерле эше булуы ачыклана. Шундый алымнары белән ул район планын үтәргә янәсе үзеннән өлеш кертүен дәлилли. Бар көчен, тырышлыкларын куеп биредә берничә ел эшләгәннән соң Ринат бик нык ачуы килеп бөтенләй районнан ук чыгып китә. Аны күрше Лаеш районының бер дәрәҗәле хуҗалыгына чакыралар, переспективалы баш белгечне үзләрендә калдыру максатыннан Казан шәһәрендә фатир алып бирәләр, ул үз гаиләсен корып шунда яши башлый. Әмма нинди генә югары оешмаларга чакырсалар да авыл хуҗалыгыннан читләшми.
Районыбызда хуҗалыклар әкренләп таркала башлагач, Ринат Хәмәдияровны инвестор буларак кире районыбызга чакырып, Олы Солтан авылыннан 1,5 мең гектар җир бирәләр. Монда ул гомер-гомергә халкыбыз үз иткән сортлы бәрәңгеләр үстерү белән мавыга башлый. Бер үк вакытта көнбагыш игүне дә башлап җибәрә. Шулай итеп районыбызның ”Солтан” хуҗалыгы районыбызда кабат беренчеләрдән булып бәрәңге үстерү буенча таныла башлый. “Икенче икмәк” орлыгын сорап республикабыздан гына түгел, хәтта Краснодар, Ростов, Волгоград өлкәләреннән һәм Үзбәкстан якларыннан олы автомашиналар килеп чират торып алалар. Әмма, бу культура игү белән махсус хуҗалык оештырырга уйласа да ул аннан читләшергә мәҗбүр була. Аның өчен кыйммәтле техникалар кайтарырга, тиз арада 20 мең тонна сыешлы бәрәңге саклагычы төзергә кирәк була. Ә боларның барысы да зур өстәмә чыгымнар сорый. Шулай итеп биредә биш елдан артык эшләгәннән соң ул тулысынча игенчелеккә күчә. Әкренләп аны район җитәкчелеге күрше Тулуш, Ырга, Чирмешән авыллары янәшәсендәге озак еллар дәвамында эшкәртелмичә буш яткан җирләрне алырга үгетли башлыйлар. Шулай итеп ул үзенең уй-планнарын чынга ашыру ниятеннән, уңдырышсыз җирләрдән мул уңыш бирергә сәләтле сортлы ашлык үстереп алу мөмкин булуын раслый. Иң әһәмиятлесе, ул хуҗалыкта гасырлар дәвамында үзгәрешсез дәвам иткән эш алымнарын да тамырдан үзгәртүгә ирешә. Хәзер биредә, үзеннән башлап берәү дә кызу эш вакытында юкны бушка аударып йөрми. Урынбасарлар, бригадирларлар да юк. Агрофирма директоры итеп шәһәр җирендә туып үскән улы Тимурны билгели. Әле монда да улы Казан шәһәрендә химия-технология һәм физик культура институтларын тәмамлавына карамастан, авыл хуҗалыгы кебек бик катлаулы фәннәрнең нечкәлекләренә биш ел эчендә тулысынча төшенүгә ирешә. Егет биредә эшләүче бай тәҗрибәле игенчеләр белән бер дәрәҗәдә җир эшкәртә, иген игә. Куәтле чит ил тракторлары, комбайннар белән идарә итү серләренә үзлегеннән өйрәнә.
“Солтан” агрофирмасында бүгенгесе көнне 26 кеше хезмәт куя. Комбайннарның барысы да чит илдә эшләнгәннәр. Бүгенгедәй эссе көннәр куркытмый аларны, һәркайсында кондиционер. Аннары монда гектар, тонна артыннан куу, смена нормасы дигән нәрсәләр юк. Генераль директор белән хуҗалык җитәкчесе көне буена игенчеләр янәшәсендә хезмәт куялар. Тимур комбайнда эшләсә, әтисе Ринат Хәмәдияров КамАЗ машинасы белән чәчүчеләрне орлык белән тәэмин итеп тора. Кызу эш вакытында берәр көтелмәгән хәл килеп чыкса, барысы да бергәләшеп ярдәмгә ашыгалар. Комбайнчылар күптәннән инде ярдәмчеләрсез эшли. Суктырып алынган ашлыкны турыдан-туры олы йөк машиналары белән элеваторга озаталар. Биредә игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 48,7 шәр центнер уңыш чыга. Җитәкчеләре агалы-энеле Айнур белән Илнур Хәсәнов, Марат Нуретдинов, Миңсур Зәйнуллин, Динар Галимов, Фәрит Ганиев кебек булдыклы игенчеләрнең тырыш хезмәт куюларын мактап телгә алдылар. Биредә үзләре әйткәндәй, барысы да алдынгы, һәммәсе дә урак батыры. Хезмәткә түләүдә дә ризасызлык белдерүчеләр юк. Шәхси хуҗалыкларында терлек асраучы хезмәткәрләргә терлек азыгын өйләренә илеп бушаталар. Печәнне трактор өеп китә. Азыкка кытлык кичермиләр. Механизаторларга исә тыныч күңел белән эшлисе генә кала. Бер сүз белән әйткәндә, Сөләйман Вәгыйз улы Хәмәдияровның варислары бүген әнә шулай заман рухын тоеп, игенчеләр белән бер дәрәҗәдә тырыш хезмәт куялар.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа