Саваплы гамәлләр кылып бик күпләрнең рәхмәтенә ирешэ
Тормыш сукмакларын үткәндә, Хак бәндәләрен язмыш кемнәр белән генә таныштырмый дә кемнәр белән генә очраштырмый. Бер җирлектә яшәп, көн дә күрешеп торган кешенең дә кем икәнен белеп бетермисең һәм бер мизгелдә ул синең бик тә якын кешеңә әйләнә дә куя.
Менә шундый кешеләрнең берсе, Күгәрчен авылында туып, бүгенге көндә район үзәгендә яшәүче Оркыя апа Гыйзетдинова шундыйлардан.
Бүгенге көндә 86 нчы яшенә чыкса да, Ә. Еники әсәрендәге Акъәби кебек бик зиһенле, үтә дә акыллы әби, төпле киңәшче икәненә төшендем. Вакыт-вакыт аның сөйләменнән күзләрдән яшьләр килгәнен дә тоймыйча каласың. Язмышы бик авыр чорга, сугыш чорына туры килгән шул аның. Күпме өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән бит ул сугыш. Аның балачагы булмаган да диярлек, чөнки ул сугыш чоры баласы. Ятимлек ачысын да татыган, ачлык белән дә күзгә-күз очрашкан. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсә дә, сынмыйча-сыгылмыйча яшәвен дәвам иткән.
Аның өстенә, 2 яшь тулар-тулмас вакытта әтисе Шәйхелислам аганы сугышка алалар. «Әти» дип өзгәләнгән вакытларда әнисе ничек кенә юатырга белми сабыйларын. Бик яшьли ике бала белән ятим кала шул Сания апа.
– Әни безне яшәсеннәр, ач булмасыннар дип, көнне төнгә ялгап колхоз эшендә эшләде. Симәнә ташу, уфалла тарту дисеңме... Бар эшне үз җилкәсендә тартты. Без исә, бакчада черек бәрәңге эзләп, аны тиз генә су буенда юып, ярык табада пешереп ашый идек. Әни кайтканчы, тамакны туйдырып куя идек. Ат кузгалагы, кычыткан, нинди үлән бар, шуларны ашап үстек. Укырга кердек, өскә, аякка кияргә юк, әни кочып мәктәпкә итә, алып кайта, – иде дип искә ала әңгәмәдәшем.
Оркыя апаны Күгәрчен мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлап, кулына кәгазь алгач, кырда хезмәт куючы колхозчыларга аш пешерергә чыгаралар.
– Җиткән кызлар, малайлар белән мин дә ияреп йөрдем. Атын да җиктем, чүмәлә дә тарттым. Урак вакыты җиткәч, ашлык суктыра идек. «Сложный» комбайнга көне буе көлтә ыргыта идек. Куллар арып бетә иде, – дип искә ала Оркыя апа, шул елларга кайтып. Кыш айларында исә, урман кисәргә күрше авылга җибәрә торган булганнар.
– 10 көн урманда утын кискәч, бер атнага әни янына кайтам. Аның да хәле авыр. Ярдәм итәргә әти дә юк, энеләрем, абыйларым да булмады. Апам да, иртә кияүгә чыгып, Әлмәт шәһәренә китеп барды. Әнинең яклаучысы да, ярдәм итүчесе дә мин булдым, – дип елап ала ул, хатирәләрен яңартып.
Чыннан да авыр еллар шул. Инде эшләр җиңеләйде дигәндә, Оркыя апаларның капка төбенә колхоз председателе, агроном, завферма, бригадир өч атта килеп туктыйлар. Боларны күрү белән әнисе Сания апа да куркып кала. Сөйләшә торгач кызны фермага сыер саварга күндерүләре икән. Эштән курыкмый торган, тырыш кеше була шул Оркыя апа. Күгәрчен авылының бер башыннан икенче башына кадәр өч чакрым ара үтеп, 16 ел армый-талмый фермада сыер савучы булып хезмәт куя.
– Бездән 7 өй аркылы гына Рәшит исемле егет ат җигүче булып, мин сыер савучы булып эшләдем. Эшкә бергә йөрибез. Булачак тормыш иптәшем итеп тә Рәшитне сайладым, – ди ул.
Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа